Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Балалар кыргый хайваннарга салкын чорны кичерергә ярдәм итәләр

Район укучылары урманнарда кыргый хайваннар һәм кошлар өчен җимлекләр һәм тоз савытлары урнаштыру буенча акциядә катнашалар.

Лаешның Б.К.Кузнецов исемендәге 2нче мәктәбенең 8 «А» сыйныф укучылары урманда хайваннар һәм кошлар өчен җимлекләр урнаштырдылар. Бу изге миссиядә балаларга хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм табигатьнең аеруча сак территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге җитәкчесе Михаил Ерошомов ярдәм итте. Укучыларга безнең районда нинди хайваннар яшәве турында сөйләделәр, шулай ук аларга поши эзен күрсәттеләр, ул ашарга килгән булган.

Җимлекләр урнаштыру хайваннар салкын вакытта азык тапсыннар, шулай ук аларны билгеле бер аучылык хуҗалыгында тоту өчен башкарыла. Партояклылар өчен җимлекләр югары, ә куяннар өчен түбәнрәк куела. Кошлар һәм партояклылар өчен җимлекләргә төрле культуралар: арпа, бодай, ногыт, борчак салалар (фотода). Куяннарга ашлык һәм тоз бирелә. Тоз, салам, ашлык һәм башка азык терлекләрне салкын сезонда ашатырга мөмкинлек бирәчәк, төрле авыруларга каршы торучанлыкны арттырачак һәм хайваннарның контрольсез миграциясен булдырмаячак. Бу чараларның барысы да хайваннарга салкыннарны алар өчен куркынычсыз булган территорияләрдә тыныч кына кичерергә мөмкинлек бирәчәк.

Җимлекләрне тулыландыру, терлек азыгының чыгымына карап, атна саен башкарылачак. Тукландыру нәтиҗәсендә күп кенә хайваннар салкын вакытта исән кала. Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта пошиларның парлашу чоры бара. Азык ана пошиларга кышны  җиңел кичерергә һәм бозавын чхшы гына тудырырга ярдәм итәчәк. Лаеш районында пошилар өчен 10-15 эре җимлек урнаштырылачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: природа