Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру турында

Ана капиталы сертификатын алу өчен яшәү урыны буенча Россия Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

2019 елда Татарстан Пенсия фонды 15 меңгә якын гаиләгә ана капиталына сертификат бирде. Гомумән алганда, программа гамәлдә булган вакыт эчендә сертификат бирүне сорап язылган гаризалар саны республикада 285 меңгә җитте. Ана капиталы ияләренең 80% капитал акчасыннан тулысынча файдаланды, программа гамәлдә булган вакыт эчендә 85 млрд. сум тирәсе акча түләнде.

Ана капиталыннан файдалануның иң популяр юнәлеше - торак шартларын яхшырту, гариза бирүчеләрнең 90% тан артыгы акчаны шул юнәлешкә тоткан. Ана капиталы программасы эшли башлаганнан бирле аның ярдәмендә 225 меңнән артык гаилә торак шартларын яхшырткан. Шуларның 190 меңгә якыны капитал хисабына торак кредитларын өлешчә яки тулысынча каплаган. 35 меңнән артык гаилә торак шартларын кредит җәлеп итмичә генә яхшырткан.

Моннан тыш, Россия Пенсия фонды балаларны укытуга түләүгә 20 меңнән артык гариза кабул итте. Укыган өчен түләү мөмкинлекләренең артуы программага 2018 ел башыннан ук кертелгән төзәтмәләр белән дә аңлатыла, хәзер гаиләләр мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр белән исәп-хисапны балага 3 яшь тулганны көтмичә дә ясый ала. Нәтиҗәдә, 6 меңнән артык гаилә яңа мөмкинлектән файдаланган.

2018 елдан аз керемле гаиләләр өчен ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр алу мөмкинлеге тудырылды. 2019 елның 9 аенда республика Пенсия фонды 800 шундый эчтәлектәге гариза кабул иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда өч тапкыр күбрәк. Быел гаиләләргә түләү чыгымнары тагын да артты һәм 49,5 млн. сум тәшкил итте. Ана капиталыннан ай саен бирелә торган түләүләрне сорап 1100дән артык гаилә мөрәҗәгать итте.

Гаиләнең 2019 елда түләү хокукына ия булу-булмавын ачыклау өчен гаиләнең соңгы 12 айда керемнәренең гомуми суммасын алырга, аны 12гә бүлергә, ә аннары, икенче баланы да кертеп, гаилә әгъзалары санына бүлергә кирәк. Килеп чыккан сумма Татарстан Республикасында эшкә яраклы гражданның яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр кимрәк булса (2019 елдан-14 034 сум), пенсия фондына ай саен түләүне сорап гариза бирергә мөмкин.

Әлеге түләү балага 1,5 тулганчы бирелә. Гаиләләргә уңайлы булсын өчен гаризаны бала туганнан соң 6 ай дәвамында бирергә мөмкин – акча шул чор өчен тулысынча түләнәчәк. Гаризаны 6 айдан соң биргән очракта, түләү мөрәҗәгать иткән көннән башлана.

Ана капиталыннан алынган түләү күләме гаиләнең кайсы төбәктә яшәвенә бәйле, ул шул төбәктә алдагы елның 2 кварталындагы яшәү минимумына тигез. Ягъни 2019 елда гариза белән мөрәҗәгать иткән гаиләләр өчен түләү күләме Татарстан Республикасында 2018 елның 2 кварталында баланың яшәү минимумына тигез булачак-8896 сум.

Игътибар итегез, ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Ана капиталы алу өчен сертификатка хокук бирүче баланың 2021 елның 31 декабренә кадәр тууы яки уллыкка алынуы зарур. Шул ук вакытта сертификат алу һәм аннан файдалану вакыт белән чикләнми. 2019 елда ана капиталы күләме 453 мең сум тәшкил итә.

Ана капиталы сертификатын алу өчен яшәү урыны буенча Россия Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сертификат алу турында гаризаны бала тууга яки уллыкка алынуга ук, соңрак та, мөстәкыйль рәвештә дә, «гражданинның Шәхси кабинеты» аша да гаилә өчен уңайлы булган теләсә кайсы чорда бирергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, кабинетта ана капиталы программасын гаиләләр өчен уңайлырак итүче электрон сертификатларны рәсмиләштерү буенча хезмәт күрсәтелә. Ана капиталына электрон сертификат алу өчен шәхси кабинет аша гариза бирергә кирәк. Алга таба, гадәти сертификат булган очракта, гариза бирүчегә Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны бары тик бер тапкыр – баланың шәхесен раслаучы документ - туу турында таныклык бирү өчен генә эшләргә кирәк.

Пенсия фонды ана капиталын бирү турында уңай карар чыгарганнан соң, электрон сертификат гариза бирүченең Шәхси кабинетына автомат рәвештә җибәреләчәк. Сертификат белән бергә кабинетка сертификат турында барлык кирәкле белешмәләр тупланган электрон документ та җибәрелә. Бу мәгълүматларны экранда карарга яки чыгартып алырга  мөмкин.

Айлык компенсация түләү

 Хезмәткә яраклы, инвалид баланы карап, эшләмәүче гражданнарга айлык компенсация түләү - балалы гаиләләргә, аерым алганда, инвалид балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларының берсе.

18 яшькә кадәрге инвалид балаларны яки 1 төркем инвалидны караучы ата-аналарга (уллыкка алучыларга), опекуннарга (попечительләргә) һәм башка затларга ай саен түләү билгеләнә. Айлык түләү күләме әти-әнигә (уллыкка алучыга) яки опекунга (попечительгә) - 10000 сум, ә башка затларга 1200 сум тәшкил итә.

Инвалид баланы карау чоры караган затның иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты күләмендә исәпләнә. Бу, караучы затка үзенең иминият пенсиясен алу өчен, пенсия хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә.

Ана капиталына сертификат алу  һәм аннан файдалану мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия

 26 ноябрьдә Татарстан Пенсия фонды «Әниләр көне» уңаеннан бәйрәм итүгә багышланган Ана капиталын алу һәм аннан файдалану мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача. Бу көнне 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бөтен республика буенча түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Төбәк бүлеге белгечләре ана капиталына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев