Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест
Билгесез Солдат көнендә, 3 декабрьдә, «Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест» акциясе узачак.
Бу - яшьләрне тарихи яктан агартуга юнәлдерелгән «Зур тарих» халыкара проектының бер өлеше. Тест Бөек Ватан сугышы тарихы белән кызыксынуны арттыруга һәм совет халкының батырлыгын популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Лаеш районында тестны Лаеш шәһәренең 1 нче гимназиясендә язачаклар. Башлану 10.00 сәгатькә планлаштырылган. Шулай ук, килеп туган эпидемиологик хәлгә бәйле төстә, теләгән кеше проектның рәсми сайтында онлайн-форматта тест үтә алачак: https://big-history.ru.
Акцияне оештыручы - Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты.
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев