Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Бөек Җиңү көне белән котладылар

​​​​​​​Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иткәндә ветераннарга, концлагерьларның элекке балигъ булмаган тоткыннарына һәм камалыштагы Ленинградта яшәүчегә Россия һәм Татарстан Президентлары бүләкләре һәм открыткалар тапшырдылар.

100 яшьлек Габдрахман Әхмәтсафа улы Сафин “Раздолье” коттедж поселогында яши. Ветеранны Илдус Зарипов белән район хәрби комиссары Александр Афанасьев һәм Рождествено авыл җирлеге башлыгы Сергей Гуцу котлады. Ә Рождествено мәктәбе яшь армиячеләре ветеран алдыннан парад сафы белән үттеләр.

Габишево поселогында Бөек Ватан сугышының ике ветераны яши: Абдулла Гыйният улы Ядкәров һәм Галләм Мөбарәкша улы Хәмәтшин. Район башлыгы һәм хәрби комиссардан кала аларны Габишево авыл җирлеге башлыгы Рамил Хөсәенов тәбрикләде. Җирле мәдәният йорты хезмәткәрләре сугышта катнашучылар өчен гармунда уйнадылар.

Лаеш районы Рогозино авылында туган Бөек Ватан сугышы ветераны (Казанда яши) өлкән десантчы Павел Кузьмич Клетневны район Советы аппарат җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов, район хәрби комиссары Александр Афанасьев һәм Чирпы авыл җирлеге башлыгы Радик Евдокимов хөрмәтләде һәм бүләкләр тапшырды.

Лаешта яшәүче концлагерьларның элекке балигъ булмаган тоткыны Валентина Леонтьевна Юсуповага чәчәкләр һәм бүләкләр бирделәр. Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов открыткаларын район башлыгы Илдус Зарипов һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон бүләкләрен башлык урынбасары Татьяна Борһанова һәм Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Арефьев тапшырды.

Фашист концлагерларының элекке тоткыннары Лидия Александровна Минееваны (Усады) һәм Лидия Алексеевна Корнееваны (Сокуры), камалыштагы Ленинградта яшәгән Валентина Александровна Дурееваны (Усады) Җиңү көне белән райбашкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш муниципаль районы Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Бөек Җиңү көне белән котладылар