Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Без Сезгә сокланабыз!”

Лаеш районы полиция бүлеге составы хөрмәтле юрисконсульт Россиянең ЭЭМ бүлеге Лаеш районы буенча Чынгыз Рахманкуловны туган көне һәм лаеклы ялга чыгуы белән тәбрик иттеләр.

Чара беткәннән соң, тантана сәбәпчесе белән полиция бинасыннан чыгып барганда безнең каршыбызга яшь хезмәткәр очрады, ул хөрмәтле ветеран белән күрешкәндә: “ Котлыйм, Чынгыз Умарович, без сезгә сокланабыз!”, диде.

Һәр олы яшьтәге кеше мондый сүзләрне ишетәсе килгәндер. Сокланабыз, хөрмәтлибез, кадерлибез һәм шундый лаеклы гомерне яшисебез килә. Бу бер гыйбарә мәгънәсе генә һәм миңа калса бик мөһим.

Без Чынгыз Умаровичтан кечкенә генә интервью алдык.

  • Сөйләп китегез әле зинһар өчен, ничек сезнең эш юлыгыз башланып китте?
  • Без Буинск районында тордык, ата-анам балалар бакчасында укытучы булып эшләделәр. Инде 7 класстан соң җәй көнне тракторист ярдәмчесе булып эшкә кердем. Ул еллар авыр иде. Истә, эш сезонында 12 капчык бодай һәм 25 сум акча алдым. Ишегалдында мин эшләгән бодайны бушаткан арада әти елап җибәрде. Әлбәттә, шатлык һәм горурлыктан. Ярдәмче үсте! Аннан соң медучилище, армия ...
  • Ә ничек сез органнарга барып эләктегез?
  • Армиядән кайтканнан соң, әти үз ватанында, Саратов өлкәсендә калган гомерен үткәрергә теләвен әйтте. Мин шунда эшкә урнашырга һәм әти-әнине күчерергә бардым. Миңа язмыш шулай туры килгәндер милиция хезмәткәрләре белән танышырга. Һәм эш турында тәкъдим алдым. Сратов облиспалком ЭЭИ тикшерүчесе, Хвалынск шәһәр советы председателе, “Хвалынский” совхозы  юрисконсульты, Саратов өлкәсенең ЭЭИ тикшерү бүлеге башлыгы. 
  • Чынгыз Умарович, сезне нәрсә безнең якларга алып килде?
  • Минем монда абыйларым һәм апаларым торды. 2000 еллар башында монда күчендем. Милиция бүлегендә белгеч булып эшләдем. Аннан соң Лаеш районы судында судья ярдәмчесе булып. Ә 2014 елдан- Россиянең Лаеш районында  ЭЭМ бүлегендә юрисконсульт булып эшли башладым.
  • Әйтегез әле зинһар өчен сезгә нинди эш күбрәк күңелегезгә ята- юрист, судья ярдәмчесе яки тикшерүче булыпмы?
  • Полициядә кызыграк. Монда адреналин ташып тора. 90 елларда күпкенә  колхоз милеген урлау эпизодларын ачтык. Бодайны вагоннар белән урладылар. Ә без эзләдек. Бер хулиганны кулга алырга барганда чак кына пуля эләкмәде. Мондый очраклар бик күп булды. Эчке эшләр органнарында эшләгәндә, анализга, синтезга, планлаштыруга, психологик нигезләргә өйрәнәсең. Бу чыннан да кызыклы. Яшь егетләргә мин тәкъдим итәм, армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, Лаеш полициясенә хезмәт итәргә барырга. Яшь кадрлар монда һаман кирәк.
  • Киләчәккә сезнең нинди планнар?
  • 11 елдан бирле тәртип саклау җәмәгать пункты башлыгы, халык дружинасы командиры булып эшлим. Без полициягә җәмәгать тәртибен сакларга ярдәм итәбез, бигрәк тә массакүләм чаралар вакытында. Җәмәгать эшләрендә пенсиядә булганда да эшлиячәкмен.
  • Өстисе генә кала: “Безнекеләрне бел!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев