Безнең эзләүчеләр 17 совет сугышчысы сөякләрен таптылар
Лаеш эзләүчеләре Беларус Республикасында булган халыкара эзләү экспедициясендә катнаштылар.
Татарстан Республикасының “Ватан” берләшмәсе ел саен эзләү экспедицияләренә чыга. Быел алар 1941 елның июнендә Көнбатыш фронтның 3нче һәм 10нчы армияләре чолганышта сугышкан Гродно һәм Брест өлкәләрендә эшләделәр. Татарстан командасы составында Рождествено урта мәктәбенең “Пламя” хәрби-патриотик клубы эзләүчеләре дә бар иде. Уртак эшләр нәтиҗәсендә 1941 елдагы сугышларда һәлак булган 17 Кызыл Армия сугышчысы калдыклары табылды һәм алынды. Алар янында өч медальон табылды.
Тулырак материалны газетаның киләсе саннарында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев