«Безнең тату гаилә» конкурсы. Безнең гаилә учагы көннән-көн яктыра бара
Кешене һәрчак үзенә тартып торган бер нурлы урын бар. Ул-гаилә.Гаиләне учак беләнбелән тиңләр идем мин. Гаилә ныклы нигезле булса, аннан килгән җылылык та көчле, аның яктысы үзенә чакырып тора торган була.
Конкурсның барлык материалларын шушы сылтама буенча карарга мөмкин
Безнең гаилә учагыбыз да, көннән — кән яктырак дөрли. Һәрберебез аны сүндермәс өчен, яктырак итәр өчен тырышабыз. Сабырлык, татулык үзара аңлашу, ихтирам, хөрмәт дигән төшенчәләр гаиләбезне нык саклый.
Гаиләбезнең терәге-Әнием Фирая.Һәрберебез өчен борчылучы, яктылык сибүче нурыбыз ул безнең. Аның киң күңеле аркасында өебездә ничә буын кешеләр дус-тату яшәп яткан көнебез.
Өлкән буын вәкиле, күпне күргән, тырышып һәркайда хезмәт иткән Дәү әниебез Сөембикә дә түребездә җылы өләшә . 86 яшенә җитсә дә, сүзләре , киңәшләре урынлы. Үткәннәрне гыйбрәт итеп сөйли, безгә гел яхшы теләктә үзе.
Фираядан мин Ландыш туганмын. Гаиләдә төпчек бала булсам да, төп нигездә яшәү минем өчен зур тормыш мәктәбе булып тора. Апам Лилияне гаиләсе белән каршы алып кунак итү, кадерләү минем өчен зур бәхет.
Кызларым Азалия белән Асылбикә кече буын вәкилләре. Алар туганлыкның , татулыкның кеше гомере өчен ничек мөһим икәнен күреп , аңлап үсәләр, тормышның төрле хәлләрендә үзеңне ничек тотарга икәнен өйрәтәләр. Әтиләре Тәфкил алар өчен ир-ат үрнәге: тырыш, төпле, эшчән, кайгыртучан, шул ук вакытта кырыс та.
Без 4 буынны бәйрәмнәр һәм ял көннәре берләштерә. Кечкенәдән дәү әниебез белән камыр ашлары пешерә идек. Бу безнең элек-электән килгән гореф-гадәтләрнең берсе. Хәзердә яллар да, бәйрәмнәрдә бергәләшеп камыр ашлары пешереп сыйланабыз. Әлбәттә бу вакытта аш бүлмәсенә 4 буын хатын-кызлар җыелышып тәм-томнар пешерәбез.
Безнең йортыбыз һәркемгә ачык. Анда тәмле ашлар, бәлешләр пешә, мунча өлгерә, сүзләрнең дә тәмлесе, карашның да яктысы безнең өебездә.
Килегез, үз күзләрегез белән күрегез, кадерле кунагыбыз булырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев