Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бүгенге мәктәп укучысыннан – киләчәктә лидерларга

Матюшинога, Татар балалар лидеры мәктәбе (ТБЛМ) дәресләре үткән “Идел” яшьләр үзәгенә Россиянең 15 төбәге вәкилләре җыелды.

Смена ачылуга РФ Дәүләт Думасы депутаты, татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов килде.

ТБЛМ киләчәктә Россия төбәкләрендә яшьләр мохитен үзгәртәчәк яшь кешеләр тәрбияләүгә һәм үстерүгә, шулай ук егетләр һәм кызларны татар халкы мәдәниятенә тартуга юнәлтелгән. 7-11 сыйныф укучылары мәктәп катнашучылары була. Проект башка төбәкләр балаларына исәпләнгән.

-Балалар зур илебезнең төрле почмакларыннан киләләр һәм монда үзләре турында сөйләп кенә калмыйча, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлегенә дә ия булалар, - дип билгеләде Тимур Сөләйманов. – Без Татарстан һәм Казанның яшьләр өчен үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру мәйданчыгы булуын телибез. ТБЛМда катнашкан балалар бик тиздән үз төбәкләрендә укуны уңышлы тәмамларлар. Һәм без алар югары белем алырга теләгән урын итеп Казанны сайларлар дип өметләнәбез.

Берничә көн дәвамында яшь активистларга лекцияләр укыдылар, түгәрәк өстәлләр үткәрделәр, музейлар һәм театрларга экскурсияләргә йөрттеләр. Балалар Татарстанның яшьләр оешмалары вәкилләре белән очраштылар. Шулай ук балалар өчен татар теле дәресләре үткәрделәр.

-Мәктәп укучылары үзләрен төрлечә ачалар, - дип сөйли мәктәп вожатые Рөстәм Галимов. – Без аларны күзәтәбез һәм аларның эш дәфтәрләренә берничә критерий буенча печать куябыз: координатор, генератор, анализатор, җитәкче. Смена азагында баланың кайсы юнәлеш буенча күбрәк печать җыйганын саныйбыз һәм кемнең кем булуын билгелибез.

Смена лидерларын аерым дипломнар белән бүләкләделәр, мәктәпнең башка катнашучылары сертификатлар алды.

Бәлки бу балаларның кайсы да булса киләчәктә үз тормышын безнең республика яки хәтта безнең район белән бәйләр һәм үзенең амбициоз проектын тормышка ашыра алыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев