Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бүләге кыйммәт түгел…

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Лаеш районы башлыгы элеккеге концлагерь тоткыны Валентина Юсупованы бәйрәм белән котлады.

Олы яшьтәге ханым котлауларны елмаю һәм рәхмәтләр белән кабул итте. Аңа Илдус Зарипов ихлас күңелдән чәчәк бәйләме һәм җылы сүзләр тапшырды. Тантана сәбәпчесен Лаеш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Арефьев та котлады.

Валентина Леонтьевнаны котларга шулай ук директор Эльмира Абутдинова белән бергә Лаешның 1 нче гимназиясе укучылары килде. Валерия Нохратская сугыш турында үзе язган шигырен укыды, ә Мария Опарина күңелгә үтәрлек җыры белән сөендерде.

Районның авыл җирлекләрендә иң хөрмәтле хатын-кызларга бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.

Столбищеда котлауларга район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова кушылды. Ул инде күп еллар районның барлык торак пунктларындагы өлкән яшьтәге хатын-кызларны исемнәре белән белә.

Пәрәүдә кунакларны Бөек Ватан сугышында һәлак булучының 103 яшьлек тол хатыны Мәрьям Гыйльман кызы Шакирова каршы алды. Авыл җирлеге башлыгы Равия Евдокимова аңа чәчәк бәйләме тапшырды һәм язның беренче бәйрәме белән иң ихлас котлауларын җиткерде. Авылның башка өлкән яшьтәге хатын-кызлары да бүләксез калмады. Алар күрсәтелгән игътибар һәм кайгыртуны зур рәхмәт белән кабул иттеләр.

Габишево авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котладылар. Габишево авыл җирлеге башлыгы Рамил Хөсәенов, ветераннар советы рәисе Зөфәр Шәйхетдинов, Габишево авыл җирлеге депутаты Гөлнара Яруллина, социаль хезмәткәр Зөләйха Фәйзуллина һәм М.Ә.Гәрәев исемендәге Габишево урта мәктәбе яшьармиячеләре аларга җылы рәхмәт сүзләре җиткерделәр, бәйрәм белән котладылар, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Тыл хезмәтчәннәрен 8 Март бәйрәме белән котлау Орелда узды. Орел авыл җирлеге башлыгы, ветераннар советы рәисе, мәдәният йорты режиссеры һәм ФАП фельдшеры-депутат составындагы хатын-кызлар делегациясе иң җылы теләкләрен җиткерде.

Хатын-кызларны шулай ук Лаеш шәһәрендә, Макаровка, Рождествено, Атабай һәм Кече Елга авыл җирлекләрендә дә котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев