Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бүләк китерү генә түгел

Татар Сараланында авыл халкын Өлкәннәр, зирәклек һәм хөрмәт көне белән котлаганнар. Мәдәният йорты мөдире, медик һәм ветераннар советы рәисе өлкән яшьтәге авылдашлары өйләренә барганнар.

Фотоны Тәнзилә Нуруллина бирде

Алар өлкән кешеләрнең проблемалары белән кызыксынганнар. Медицина хезмәткәре сәламәтлекләре буенча моң-зарларын тыңлаган, кирәк  дип тапканда кан басымнарын үлчәгән һәм теге яки бу очракта нишләргә кирәклеге буенча киңәшләр биргән.

 

-Без өлкән кешеләрне котладык, аларга озын гомер һәм сәламәтлек теләдек, - дип сөйли авыл мәдәният йорты мөдире Тәнзилә Нуруллина. – Монда бүләк китерү генә мөһим түгел. Өлкәннәр аралашуга мохтаҗ, алар үз тормышлары турында сөйлиләр, Татарстанда, илебездә, дөньяда булган вакыйгалар хакында гәпләшәләр. Ә без һәрберсен тыңлыйбыз, сөйләшәбез.

 

Еш кына сүз чәй табыны артында барды: хуҗалар чын күңелдән чакыргач баш тартып, үпкәләтеп булмый. Табын артында сүз дә үз агымы белән дәвам итә. Өлкән авылдашларыбызны Зирәклек, изгелек һәм хөрмәт ункөнлеге белән менә шулай эчкерсез котладык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев