Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Булачак әниләр өчен пособие

1 июльдән йөклелекнең иртә срокларында учетка баскан һәм авыр финанс хәлендә булган булачак әниләр өчен түләү өчен гаризалар кабул ителә башлады.

Редакциягә әлеге тема буенча сораулар килә, без Лаеш районы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Ирина Алешинадан аларга җавап бирүен сорадык.

Ирина Александровна, булачак әниләрнең барысы да ай саен түләнә торган акчаларга дәгъва итә аламы?

- Пособиене йөклелекнең беренче 12 атнасында исәпкә баскан хатын-кызлар ала ала, әгәр гаиләдә бер кешегә керем төбәктә җан башына яшәү минимумыннан артмаса. Пособие мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү исәбенә алына. Биредә мөһим момент булып тора, ягъни, йөкле хатын-кыз үз статусын йөклелекнең 10ынчы атнасыннан 14нчегә кадәр, 18дән 22нче атнага кадәр һәм 30нчы атнадан 32нчегә кадәр расларга тиеш. Бу статус үзгәрүнең түләү фактына йогынты ясавы белән бәйле. Ул яки туктатылырга, яки социаль иминият фондыннан пенсия фондына раслаучы мәгълүмат килгәндә яңадан торгызылырга мөмкин.

Булачак әни исәпкә басты. Аңа пособиене кайчан түли башлаячаклар?

- Әгәр әни исәпкә куелганнан соң 30 көн эчендә мөрәҗәгать итсә, ай саен түләнүче пособие ул учетка баскан айдан түләнә. Ә инде бу 30 көн үткән икән, мөрәҗәгать иткән айдан. Пособие бала тапканчыга кадәр түләнә.

Йөкле статусын тиздән әни статусына алмаштырачак хатын-кызлардан сораулар күп. Әгәр бала табу айның беренче көннәренә планлаштырылган булса, алар бу ай өчен пособие алалармы?

-Әйе. Айлык пособие тулы ай өчен түләнә, бала тапкан айны да кертеп.

Ә йөкле хатын 1 июльгә кадәр иртә срокта исәпкә баскан булса? Ул түләүне ала аламы?

- Әйе, ул да 1 июльдән башлап гариза бирә ала. Бу очракта пособие пособие сорап мөрәҗәгать иткән айдан билгеләнәчәк һәм бала таканчыга кадәр түләнәчәк.

Элек пособиене эшләүче хатын-кызлар гына ала иде. Ә хәзер?

- Пособие сорап мөрәҗәгать иткән вакытта эшләми торган хатын-кыз да аны алырга мөмкин, әгәр нульле керем кагыйдәләре үтәлсә. Ягъни, гаилә керемнәре бәяләнгән чорда, гаиләнең өлкән әгъзаларының хезмәт хакы булган яки аның булмавының объектив сәбәпләре бәяләнгәндә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X