Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бушлай парковка хокукын ничек алырга

1 гыйнвардан инвалидлар өчен ташламалы парковка ФРИ (инвалидларның федераль реестры) мәгълүматлары нигезендә гамәлдә булачак.

«Инвалид» автомобиль билгесеннән файдаланучы гражданнарга бушлай парковка өчен рөхсәт рәсмиләштерергә кирәк.

Бушлай парковкага хокукны кем алырга мөмкин

Бушлай парковка өчен рөхсәтне беренче яки икенче группа инвалид идарә иткән автомобильгә яки инвалид пассажирларны йөртә торган машинага рәсмиләштерергә мөмкин. Шулай ук түләүсез парковка мөстәкыйль хәрәкәт итү мөмкинлеге чикләнгән өченче группа инвалидларга бирелә.

Бушлай парковка өчен рөхсәтне кайда рәсмиләштерергә

«Инвалид» билгесе булган автомобильгә бушлай парковка өчен рөхсәт дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша, федераль инвалидлар реестры (ФРИ) сайтында онлайн яки МФЦда шәхсән рәсмиләштерелә.

Автомобильне ФРИ реестрына ничек кертергә

Моның өчен транспорт чарасының номерын күрсәтергә, исемлектән машинаның маркасын сайларга һәм гражданин парковкадан файдаланырга планлаштыра торган чорны күрсәтергә кирәк. Кертелгән мәгълүматлар реестрда инде 15 минуттан соң ук пәйда булачак. Шуңа күрә реестрга инвалид барачак такси номерын кертергә, машина турындагы мәгълүматны үзгәртергә мөмкин - соңгы мәгълүматлар актуаль булып саналачак. Шуны истә тотарга кирәк: бер генә транспорт чарасын кертергә мөмкин! Шул ук вакытта бер үк автомобиль берьюлы берничә инвалидка беркетелергә мөмкин.

Сүз белгечкә

Россия Пенсия фондының ТР Лаеш районы Идарәсе начальнигы Ирина Алешина аңлатканча, бушлай парковка хокукын мөстәкыйль раслау кирәкми: кирәкле барлык мәгълүматлар операторы Россия Пенсия фонды булган ФРИ мәгълүматлар базасында бар инде.

Бу үзгәрешләр дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең инвалидлар өчен үтемлелеген арттыру буенча тагын бер адым булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев