Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Дин тотучылар Коткаручы тууын билгеләп үттеләр

Лаеш районының православие динен тотучылар Гайсә тууын бәйрәм иттеләр.

Автор фотосы

Лаешның София соборында алтынчы гыйнвардан җидесе төнендә Бәйрәм литургиясе булды.

Аны собор настоятеле иерей Сергий Гришин алып барды. Тәүлекнең караңгы вакыты булуга да карамастан, мәхәллә халкы Гайсәнең тууы бәйрәмен бергә каршылау өчен күп җыелды. Бу тыныч гыйнвар кичендә православие динендәге христианнар Аллаһка догалары белән мөрәҗәгать иттеләр. Литургия Изге чистарыну могҗизасы белән төгәлләнде. Шул ук вакытта догалар көйләп укылды, хор җырлар башкарды.

-Бу изге якты  бәйрәмдә безнең күңелләрдә Гайсә урын алсын, Аның белән бергә иминлек һәм тынычлык урнашсын! – диде котлау сүзендә иерей Сергий.

Гыйбадәтханә настоятеле мәхәллә халкына сәламәтлек, иминлек һәм мул тормыш теләде. Ул Мәскәү һәм бар Русия изге Патриархы Кириллның Раштуа мөрәҗәгатен һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл котлавын укыды.

Бәйрәм аш бүлмәсендә бәйрәм табыны артында дәвам итте. Раштуа вертепы мәхәллә халкын Раштуадан Кач мануга кадәр сөендерәчәк.

Раштуа иртәсендә Лаешның Свято-Троицк архиерей утарында якты бәйрәм Гайсә туган көнгә багышланган бәйрәм литургиясе булды. Гадәт буенча шәһәр халкы һәм күрше авылларда яшәүчеләр догалар кылу һәм бер-берләрен котлау өчен гыйбадәтханәдә очраштылар.

Тантаналы гыйбадәт кылуны храм настоятеле Лаеш округы дин әһеле игумен Никодим (Шушмарченко) алып барды. Ул мәхәллә халкын олы бәйрәм белән котлады һәм килүчеләргә катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Гыйбадәт кылганнан соң теләге булганнар гөнаһларын кичерүне сорадылар. Аннан соң настоятель барысын бәйрәм табынына чакырды. Аш бүлмәсендә Галина Анисимова җитәкчелегендә якшәмбе мәктәбенә йөрүче балалар  бизәлгән чыршы янында шигырьләр сөйләделәр һәм Тәңребезне олылап җырлар җырладылар. Никодим атакай балаларга татлы яңа ел бүләкләре бирде. Ул районыбызда яшәүчеләргә сәламәтлек, озын гомер һәм имин тормыш, баш өстебездә гел аяз күк йөзе булуын теләде.

Лаеш районында эшләп килүче  барлык гыйбадәтханәләрдә һәм чиркәүләрдә Раштуа келәүләре булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев