Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Дуслык, дин һәм тәрбия урыны Илзирә Вәлиуллина язмасы

Лаеш районы «Державин» авылы мәчетендә быел да, алты яшьтән алып унике яшьлек балалар өчен ислам,тәрбия курслары буенча җәйге лагерь эшләде.

 

    Әти — әниләре,әби — апалары белән берлектә мәчеткә килүче балаларны авыл имам — хатыйбы Әнвәр Зиннәт улы Хәлиуллин җылы сәламләп каршылаганнан соң, файдалы гыйлемнәр алып,тәртипле һәм тәрбияле булып үсүләрен теләде һәм сүзне Апанай мәдәрәсәсендә белем алып бүгенге көндә үзе шунда остаз булучы Минзия ханым Шәйдуллинага бирде. Минзия ханым әниләргә мөрәҗәгатендә,балаларның кигән киемнәре дин таләпләренә туры килерлек булуы хакында,мәчеттә үз — үзеңне тоту буенча өйдә аңлату эшләре алып бару кирәклеге турында тәфсилләп аңлатты. Тәҗрибәле остаз,сүзен дәвам итеп, алдагы елларда мәчеткә укырга бик тәртипле балалар йөрүен,гыйлем бирүчеләрнең алардан бик кәнәгать калуын билгеләп үтте,бирегә килүчеләрне быелгы программа белән таныштырды.

   Быелгы уку программасы исә, көндәлек тормышта кирәкле аять — сүрәләрне тәҗвид кагыйдәләрен саклап дөрес итеп уку, ислам нигезләрен,пөйгамбәрләр тарихын,әдәп — әхлак дәресләрен өйрәнүгә нигезләнгән иде. Әти — әниләр килешүгә кул куеп,балалар ак кәгазь битенә исем фамилияләрен язган арада пешекче апалары иртәнге чәй әзерләп балаларны табынга дәште,ул арада балалар «Әгузе биссмилләһ» әйтеп өстәлдәге тәгамнәрдән авыз итте.Шул рәвешле,беренче көннән үк,балалар арасында бер — берсе белән танышу, аралашу мохите барлыкка килде.Изге ният белән башланган җәйге лагерьга беренче көндә барлыгы егерме бер бала җыелган иде.
Нәкь менә шул җәйге лагерь башланган кичне, «Державин» авылы мәчетеннән бик матур итеп азан яңгыраганын ишеттем. Кызыксына торгач,җаннарга рухи дәва бирә торган Азанны моңлы итеп,җәйге лагерьга йөрүче Артем Рахвалов әйткәнлеген белдем. Баксаң,уку курсларына йөрүче Раяз Гыйбадуллин,Айдар Арасланов,Наил Хадиевларга да Илһам абыйлары матур итеп азан әйтергә өйрәткән икән. Бу уңайдан,әлеге авыл мәчетендә биш елдан артык имам булган өлкән яшьтәге Әнвәр абый Хәлиуллинның сәламәтлеге какшау сәбәпле,мәхәллә вазыйфаларын әкренләп Илһам Хәмитовка тапшыруын да ирештерим.

Бүгенге көндә Илһам хәзрәтнең Державин авылы кияве, мөәзин Тимур Шиһабетдинов белән Казанның Мөхәммәдия мәдрәсәсендә белем алуы мәгьлум. Икенче көнне,балаларны сыйлау максатыннан оештырылган Корбан ашы мәҗлесендә Минзия абыстай Аллаһы тәгалә нигьмәтләре хакында вәгазь сөйләгәннән соң, Илһам абыйлары мул итеп корылган табында Корьән укыды. Әлеге мәҗлесне үткәрү өчен Корбан итен Державино авылы халкы биргән. Хәзрәт белән сөйләшү барышында тумышы белән шушы авылдан булган Ислам Миңнуллинның җәйге лагерь өчен дип бер капчык бәрәңге кертеп чыкканлыгын белдем.Әйе,изге күңелле кешеләр,балалар мәчет хисабыннан гына туклансын димичә,аларга төрлечә ярдәм кулы сузарга тырыша.Мөгезле эре терлек асраучылар сөт ризыкларын китерсә,башка берәүләр бүтәнчә илтифат күрсәтә. Аларның иткән изгелекләренең савабын киметәсем килмәгәнлектән(үзләре дә исемнәрен атап үтүне әллә ярата әллә юк ),җәйге лагерь эшчәнлеге вакытында кемнең нинди ярдәм күрсәтүен монда язып тормыйм,дин әһелләре әйтмешли,Аллаһы сөбхәнә вә Тәгалә үзе белүче вә үзе күрүче...

Һәрвакытта тәмле итеп аш — су әзерләүче Гөлсимә Арасланова,Минзия Кутлуева,Венера Кашафова,Гөлнара Репиналар үзләре дә ел әйләнәсендә, Минзия ханым Шәйдуллинадан дини дәресләр алучылар. — "Кирәк чакта безне гел дәшәләр,әҗер саваптан булсын дигән теләктә бирегә килеп эшләгәч, күңелләребез тынычланып китә ди,җәйге лагерьның булуына ихластан сөенүче әлеге тырыш ханымнар. Хәләл ризыклардан гына торган көндәлек "меню«ны да,алар үзләре төзи. 

   Быел,лагерьга йөрүче Элина Һадиева,Ралина Миңнуллина һәм Диләрә Мөхәммәтҗановага Лаешның «Зәйнәб» ак мәчет«енә, «Үз — үзеңә ышанычны арттыру» темасы буенча психолог Гөлназ Галиева уздырган очрашуга бару насыйп булган.Әлеге очрашуга кызларны,мәчет эшчәнлегенә ире Камил белән төрле яклап булышлык итүче Ризидә Һадиева алып барган. Очрашулар дигәннән,беркөнне мәчеткә, Державин авылында малае,килене,оныклары белән гомер итүче Роза ханым Бикмуллина чакырулы иде.Ягымлы,сүзгә оста Роза апа, беренче авыл имамы, кайнатасы — Әһлиулла Бикмуллин турында сөйләп, балаларга файдалы мәгьлуматлар җиткерде..Әйе, Бөек Ватан сугышында катнашып,һәркем белән уртак тел табучы,җитәкчеләр алдында сүзе үтә торган Әһлиула хәзрәт турында белеп үсү балаларга бик кирәк.

       Утыз елдан артык авыл күрке булып,нур бөркеп торучы Аллаһ йортының ни өчен «Әһлиулла мәчете » дип аталуын хәзер җәйге лагерьга йөргән һәрбер бала белә дип уйлыйм.Исән чагында,кар дип,яңгыр дип тормыйча,якын тирә — авылларга барып,мулла вазыйфасын башкарган Әһлиулла хәзрәтнең оныгының балалары (торыклары) — Дилә белән Камилә Бикмуллиналар да җәйге лагерьга бик теләп килгәннәр. Әйе,кайчандыр мәчет төзелеше өчен янып йөргән Әһлиулла хәзрәт тә,аннан соң булган авыл муллалары — Газулла Нигмәтуллин,Минвәли Кәлимуллин,Илдар Зариповлар да мәңгелек йортта инде...Урыннары җәннәттә булсын! 

   Мамадыш районыннан килен булып төшеп,"Державин" авылында илле ел гомер кичерүче Роза ханым Бикмуллина балаларга биргән үгет — нәсыйхатендә: «Без үскәндә кибеттә ипи дә юк иде, чикмәнле,ягьни, кабыгы белән мичтә,суда пешерелгән бәрәңге ашап үстек,конфетлар да булмады,шикәрне безгә вак — вак итеп кенә бирәләр иде,сез бик бәхетле балалар,шуңа да ризыкның кадерен белеп үсегез» диде. Роза апа.Ул үзе дә,2003 нче елларда мөгаллимә Фәридә Бикмәхәммәтовада дини белем алган, намазга өйрәнгән.Бу урында ,ул елларда балаларның да бик теләп догалар ятларга алынуын әйтү артык булмас. Мондый күркәм теләк барлыкка килүдә,әлбәттә,остазлары Нәсыйха Әхмәтова,Кәүсәрия Хәлиуллиналарның өлешләре бик зур. «Сөембикә варислары» бәйгесендә икенче урынны алган Газиз Хәмитов, авыл мәктәбендә дүрт дистә елга якын укытучы булып эшләгән, хатын — кызлар өчен дини белем бирү дәресләре алып барган Кәүсәрия ханымның укучысы,оныгы. Җәйге лагерь ваытында балаларны төрледән — төрле кул эшләренә өйрәтүче Энҗе Шиһабетдинова да аның дәресләренә йөргән. Мөгаллимнәр турында сүз кузгатылгач, мәчеттә гыйлем бирүдә үзеннән лаеклы өлеш керткән, Финә Сөләйманова исемен дә атамыйча мөмкин түгел,чөнки, укучылары аны да хөрмәт белән искә ала. Унтугыз яшеннән мәктәптә эшли башлап,әлеге өлкәдә кырык алты ел хезмәт куйган Фирдәвес Гыйбадуллина гарәп теле нигезләрен «КФУ» да укыганда,күренекле татар галиме,гарәп һәм фарсы телләрен өйрәнү буенча методик кулланмалар авторы Габделҗәмил Зәйнуллин дәресләреннән өйрәнгән булса,соңыннан белемен Финә абыстай дәресләренә йөреп ныгыткан.

 Бүгенге көндә, Фирдәвес апа мәчеттә үзе мөгаллимә,алар, махсус белемле остаз Минзия ханым Шәйдуллина белән бергә җәйге лагерьда тырышып хезмәт итәләр.Аларның белемне төрле бәйге — алымнар аша җиткерүләре мактауларга лаек. Мәсәлән,ислам диненә кагылышлы сүзләрне әйтүдә җиңгән Диләрә Хәмидуллина өчен Минзия апасыннан "Исме әгьзам«китабын бүләк буларак кабул итү нинди зур шатлык! «Балалар күңеленә без салган дини орлыклар кайчан да булса бер шытып чыгар» дигән фикердә алар. Инде бу урында, гәҗит укучыларның күңелендә:"Мәчеттә дини гыйлем бирүчеләрнең исем — фамилияләрен белдек,ә авылда абыстай вазыйфасын кайсысы башкара соң?" дигән сорау туарга мөмкин. Соравыгызга җавап итеп,фермада сыер савучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан, Мөхәммәдия мәдрәсәсен уңышлы гына тәмамлаган,оста вәгазьче, хаҗия Рәзилә Шәрәфиеваның абыстай булуын әйтим. Рәзилә абыстайга хәтле әлеге җаваплы эшне бик нәтиҗәле итеп Хәдичә апабыз Хәлиуллина башкарганын да белеп торыгыз. 

   Быел да,мәчеттә узган дини дәресләргә өстәп,балалар өчен төрле чаралар узды.Әниләргә багышланган чарада һәрберсе яраткан әнисе хакында мәгьлүмат бирсә, Г.Тукайга багышланганында,бөек шагыйребезнең әсәрләрен яттан сөйләделәр, Энҗе апалары белән берлектә,шагыйрьнең «Бала белән күбәләк» әсәренә нигезләнеп, күбәләк рәвешендәге кул эшләнмәсе ясадылар.Тагын Лаешның нурлы «Зәйнәб ак мәчетенә сәяхәт кылдылар,биредә мәчет тарихы белән танышып истәлеккә фотога төштеләр.Әлбәттә,алар өчен саф һавада төрле уеннар да оештырылды.

Мөгаен,балаларның күңеленә бик хуш килгәне «Сабантуй» уеннары булгандыр. Барысы да,бик теләп,таяк тартышу,капчык киеп,кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тарту һ.б милли уеннарда актив катнашып истәлекле бүләкләр алу бәхетенә иреште. Күңелле чара тәмам булгач,күмәкләшеп,Илһам хәзрәт пешергән тәмле пылаудан авыз иттеләр.

 Ике атнага сузылган,сизелмичә дә үтеп киткән лагерьдан,балалар бик рәхмәтле булып таралышты. Балалар үзләренә мәрхәмәт күрсәткән,Тормышыбызга зур тизлектә телефон,интернет үтеп кереп,балаларның игьтибарын,вакытын кирәгеннән артыгы белән үзенә җәлеп иткән заманда,Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәте каршында махсус курсларның булдырылуы да, Державин авылы җирле мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган җәйге лагерьның эшчәнлеге дә чиксез тәрбияви әһәмияткә ия! Барыбыз да,әлеге изге эш дәвамлы булсын дип телик! 
 

    Инде шуның белән язмамны төгәлләргә дә булыр иде, тик авыл белән бәйле тагын бер шатлыклы вакыйганы сезнең белән бүлешмичә булдыра алмыйм. Урман, суларга бай булган ямьле табигатьле Державин авылында ике катлы яңа мәчет сафка басып килә! Авыл халкы, иганәчеләр ярдәме белән төзелүче әлеге мәчетнең төзелеш эшләре әле шактый булса да, һәр кертелгән өлеш — киләчәккә салынган зур бер өмет һәм иман нигезе. Әлеге изге эшкә үз өлешен керткән һәркемнең кылган изгелекләре кабул булсын, ә яңа мәчет үзенең азан тавышлары белән Державин авылын тагын да нурландырып, халыкны игелеккә һәм бердәмлеккә җыючы изге бер урынга әйләнсен! 

Казан — Державин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дуслык,дин һәм тәрбия урыны