Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Дустым, киңәшчем, кызым

Айсылу Чижевская-Мингалим гаиләсендә бу кыз очраклы рәвештә барлыкка килгән. Әмма әни һәм кыз бу очрак өчен язмышка рәхмәтле.

Айсылу Рөстәм кызы үзенең тәрбиягә алган кызы Ульяна Бондарева турында бик җылы итеп сөйли: «Яратам аны! Элек аннан башка ничек яшәдем икән

Ул Ульяна тарихын болай дип сөйли:

- Улым Солтанга дус кирәк дигән карарга килдем. Малай. Дәресләрен дә бергәләп эшләрләр, футболда да бергә булырлар. Минем Казанда күз алдында тоткан кешем бар иде. Тик мин Лаешка опека бүлегенә бардым. Монда миңа ак водолазка кигән фәрештәне күрсәттеләр. Мөмкинлекләре чикләнгән кыз, диделәр. Мин киттем... Башка балалар йортларына бардым, әмма күз алдымда Ульяна басып торды. Минем тормышымда беренче кызым – кечкенә һәм нәзберек... Һәм мин Ульянаны үз канатым астына алдым. Без беркайчан да аерылышмыйбыз, ул бөтен җирдә минем белән, миңа ярдәм итә. Ул уникаль! Җырлый, рәсем ясый.

Ульянаның укуда кайбер проблемалары бар, әмма әнисе аларны җиңәргә булыша. Барлык шигырьләрне дә алар... җырлыйлар - шулай истә яхшырак кала. Кызның тавышы бик матур.

- Без инде күп еллар бергә, дигән хис туа. Бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Сүз уңаеннан, Ульяна мәчеткә йөрергә тели. Аның тавышы гына түгел, күңеле дә чиста.

Айсылу Чижевская-Мингалим гаиләсе музыкаль. Айсылу Рөстәмовна балаларның сәләтләрен үстерергә тырыша. Әни белән кыз «Ай, былбылым» җырын бергә яздыралар, аның белән Казанда чыгыш ясыйлар.

Видео яздыру студиясеннән видеоны газета сайтында 2020 елның 24 маендагы «Җәмгыять» рубрикасында карарга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев