Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ел ахырына кадәр Пенсия фонды хезмәтләреннән гадиләштерелгән тәртиптә файдаланырга мөмкин

Узган елның язында коронавирус таралуны кисәтү максатында Пенсия фонды хезмәтләреннән файдалануның гадиләштерелгән тәртибе 2021 ел ахырына кадәр озайтыла.

Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Бу татарстанлыларга әлеге төр хезмәтләр буенча ел ахырына кадәр дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итергә мөмкинлек бирә. Чикләнгән регламент  елдан артык вакыт эчендә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү офисларына һәм  дәүләт хезмәтләре үзәкләренә килүчеләр һәм төрле төр түләүләр билгеләү өчен кирәк булган белешмәләр, мәгълүматлар санын күпкә киметте, һәм моңа кадәр билгеләнгән пенсияләр һәм пособияләрне мөрәҗәгать итмичә генә озайту очракларын арттырды.

Пенсияне шәхси кабинет аша дистанцион билгеләү.

Хәзер пенсияне Пенсия фонды порталында шәхси кабинет яисә дәүләт порталында электрон гариза ярдәмендә билгеләргә мөмкин. Пенсиягә чыгучының ризалыгы булган очракта пенсияне эш бирүченең Пенсия фондының мәгълүматлар системасына җибәргән мәгълүматлар буенча тулысынча дистанцион рәвештә билгеләп була. Система гражданинның тупланган пенсия коэффициенты һәм стажын, пенсия исәпләү өчен уртача айлык хезмәт хакын билгеләргә, балалар тәрбияләгән яисә өлкән кешене хезмәттән аерылып караган периодларны һәм башка параметрларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Пенсия билгеләү яше якынлашкан кешегә бары тик электрон гариза юллау да җитә, аңа кагылышлы бар мәгүлүмат фондта тупланган була.

Мәгълүмат реестры буенча түләүләрне билгеләү һәм озайту.

Гражданнарга тиешле түләүләрне  билгеләүне гадиләштерү максатында Пенсия фонды мәгълүмат реестры мәгълүматларыннан файдалана. Хәзерге вакытта инвалидлык буенча пенсияләрнең барлык төре һәм социаль түләүләр инвалидларның федераль реестрын файдаланып башкарыла. Инвалид Пенсия фондына  гариза гына тапшыра, кирәкле мәгълүматларны фонд реестрдан яисә мәгълүматлар системасыннан ала. Инвалид электрон гаризага өстенлек биргән очракта пенсия тулысынча дистанцион юл белән билгеләнә.

Реестрдан файдаланып аерым төр хезмәтләрне гариза язмыйча гына да күрсәтеп була. Мәсәлән, инвалидлык буенча пенсияне гаризадан башка да озайтырга мөмкин. Инвалидлар реестрына медик-социаль экспертиза бюросыннан инвалидның кабат тикшерү үтүе турында мәгълүмат кергәннән соң, барлык процесс автомат рәвештә башкарыла.

Мәгълүмат җыю һәм түләүләрне рәсмиләштерүдә булышлык итү

Пенсия фондының территориаль органнары гражданнарга пенсия билгеләү өчен кирәкле мәгълүматлар  соратуда булыша алалар. Бу закон буенча кеше үзе тапшырырга тиешле документларга да кагыла. Фонд башка ведомстволарга, эш бирүчеләргә, оешмаларга һәм архивларга запрос җибәрә. Кирәкле мәгълүматларны алу өчен Пенсия фонды оешмалар белән мәгълүмат алмашу турында икеяклы килешүләр төзи. Бу күпчелек очракта уку йортларына кагыла. Алардан алынган мәгълүматлар гражданнардан раслаучы документлар сорамыйча гына ана капиталы акчасыннан файдаланырга яисә туендыручысын югалту сәбәпле пенсия билгеләргә мөмкинлек бирә.

Шәхси кабинет аша яки телефон буенча хәбәр җибәрү.

Татарстанлыларның электрон кабинетларында Пенсия фондының барлык төр түләүләре, шул исәптән кешегә күрсәтелүче хезмәтләр турында мәгълүмат бар. Пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәгеләр кабинетта түләүләрне билгеләүгә, яисә ташлама хокукы бирүгә кагылышлы белешмәләрне карый алалар. Документлар көчәйтелгән цифрлы имза белән раслана һәм башка оешмаларга җибәрелә.Эшләүче пенсионерлар кабинетта пенсия коэффициенты, тупланмалар суммасы, стаж һәм күчерелгән сумма турында мәгълүмат таба ала. Узган ел кабинетка гражданнарның электрон хезмәт кенәгәсеннән хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат та  өстәлде. Ана капиталына сертификаты булган гаиләләр кабинетта нинди сумма калганлыгын да күрә ала.

Персональ мәгълүматлардан файдаланып белешмәләр һәм консультацияләрне телефон аша да бирергә мөмкин. Мондый очракларда идентификацияләү өчен алдан ук билгеләнгән код сүзе кирәк. Моңа кадәр аны Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать иткәннән соң гына билгеләп була иде, хәзер бу эшне электрон кабинетта да башкарырга мөмкин. Код сүзен куллану Пенсия фонды хезмәткәрләренә төгәл персональ мәгълүмат кулланып телефон аша аралашырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X