Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

"Электрон балалар бакчасы" системасы үтә күренмәле

Лаеш районы балалар бакчаларына электрон чират формалаштыру буенча сорауларга район Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Юлия Тиханова (фотода уңда) җавап бирде.

Ата-аналарга балаларын алдан ук балалар бакчасына билгеләргә мөмкинме?

Инде берничә ел «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (АИС) эшли, ул балаларны чиратка куюны һәм районның балаларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә (ДОУ) билгеләүне башкара. Гаризаны «ТР дәүләт хезмәтләре» порталында бирергә, күпфункцияле үзәккә яки турыдан-туры район Мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

«Электрон балалар бакчасы» АИСка чиратка кую нәрсә нигезендә башкарыла?

Чиратка кую ата-аналар гаризасы һәм тапшырылган документлар: туу турында таныклык һәм баланың СНИЛСы, әти-әниләрнең паспорт мәгълүматлары нигезендә башкарыла.

Административ регламент һәм ДОУларның җирлекләргә территориаль беркетелүе балаларны балалар бакчаларына җибәрү өчен нигез булып тора. Яңа уку елына төркемнәр санын формалаштыру турындагы боерык апрель ахырында - төп комплектлауга бер ай кала чыга. Учреждениеләргә балаларны турыдан-туры җибәрү 1 июньнән 31 августка кадәр бара. Ата-аналарга үз чиратларын дәүләт хезмәтләре Порталы аша мөстәкыйль рәвештә күзәтеп торырга яки белгечтән кирәкле мәгълүматны соратып алырга киңәш ителә.

Берничә балалар бакчасына гариза бирергә мөмкинме?

Чиратка баскан вакытта районда яшәүчеләр яшәү урыны буенча баланы территориаль яктан теркәү пунктында урнашкан бер генә ДОУны сайлый ала. Әмма, анда урыннар юк икән, система тарафыннан башка балалар бакчасын тәкъдим итү каралган. Бала АИСка туган көненнән алып никадәр алданрак куела икән, аның балалар бакчасына өч яшьтән (ә мөмкин булганда 1,5 яшьтән дә) йөри башлау мөмкинлеге дә зуррак.

Җирлекләрдә мәктәпкәчә учреждениеләр саны артамы?

 «Демография» милли проекты кысаларында районда балалар бакчалары төзелә. Усадыда узган ел 260 урынга исәпләнгән «Айтишка» яңа балалар бакчасы ачылды, быел 260 урынга исәпләнгән «Акыллы балалар» Smart Kids балалар бакчасы төзелде, шул ук вакытта 120 урын кече мәктәпкәчә яшьтәге – бер яшьтән өч яшькә кадәрге балалар өчен каралган. ДОУларны төзү өчен, чират һәм ихтыяҗга ярашлы төстә, Мәгариф идарәсе даими рәвештә гариза бирә.

Район балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителеш ничек тора?

Бүгенге көндә мәктәпкәчә белем бирү белән тәэмин итү 71% тан артык, әмма чират саклана һәм районга миграция арту белән бәйле төстә үсә бара. Районның барлык балалар бакчалары да комплектланган. Кече Елгада гына (татар балалар бакчасы) урыннар кала һәм күптән түгел генә ачылган «Акыллы балалар» балалар бакчасында да төркемнәрне комплектлап бетерү бара. Түбәндәге җирлекләрдә ДОУларга зур ихтыяҗ саклана: Столбище, Комлы Ковали, Олы һәм Кече Кабан, Габишево һәм Сокуры.

Чиратта торучыларның ташламалы категориясе ничек формалаша?

Аерым ташламалы чират юк. Ташламалары булган барлык балалар да Башкарма комитетның 2020 елның 24 мартындагы 550 номерлы карары белән расланган Административ регламентның 1.2 пункты нигезендә чираттагылар нумерациясен бераз үзгәртеп, гомуми чиратка кертелә. Барлык льготниклар, хәтта гаризалар һәм документларны электрон рәвештә җибәргәннәр дә, үз статусларын турыдан-туры Мәгариф идарәсендә шәхси кабул итүдә раслыйлар.

Электрон чиратка куйганда АИС ни дәрәҗәдә объектив?

АИС тулысынча үтә күренмәле. Аны ТР Мәгариф министрлыгы даими контрольдә тота. Системада исәпкә алу барлык кирәкле документлар белән гаризаны кабул итү датасы буенча гына түгел, ә электрон чиратка кую вакыты буенча да автомат рәвештә алып барыла. Бу гаризаны берьюлы берничә кеше бирергә мөмкин булу белән бәйле. Үз статусын һәркем турыдан-туры системада күзәтеп тора ала. Гражданнар тарафыннан документлар реквизитларын керткәндә җитешсезлекләр һәм хаталар ачыкланган очракта, электрон портал аша «документларны раслау» статусы күрсәтелергә мөмкин, моның өчен оригиналлар белән турыдан-туры Мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон чират формалаштыру буенча шикаятьләр киләме?

Гражданнар турыдан-туры Мәгариф идарәсенә дә, прокуратурага да, Мәгариф министрлыгына да шикаятьләр белән мөрәҗәгать итә. Әмма АИСта барлык мәгълүматларны тикшерү мөмкин булу сәбәпле, килеп чыккан аңлашылмаучанлык урында хәл ителә. Контрольлек итүче органнар электрон чират формалаштыруга йогынты ясаучы факторларның булмавын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев