Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Әфган сугышы кайтавазы кешеләр хәтерендә

Лаешта гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Җиңү паркында әфган сугышы чоры җырлары яңгырады. Һәлак булган солдатлар һәйкәле янына яшь армиячеләр, Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары - «Форпост» отрядында катнашучылар, 1 нче гимназия, Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге 2 нче мәктәп укучылары һәм Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә турыдан-туры катнашкан район халкы җыелды.

Россия һәм Татарстан гимннары авазлары яңгырагач, җыелучыларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков мөрәҗәгать итте.

- Бу ХХ гасырның иң авыр һәм фаҗигале сугышларының берсе иде. 10 елга якын барган сугышта 700 мең солдат һәм офицер катнашкан. Аларның 50 меңгә якыны яраланган, җиде меңе инвалид булып калган, 15 меңе сугышта һәлак булган, 312се хәбәрсез югалган. Әфган сугышының куркыныч нәтиҗәсе әнә шундый. Әмма без тугандаш дәүләткә интернациональ ярдәм күрсәтеп, тормышларын биргән һәм өйләренә кайтмаган кешеләрнең батырлыкларын истә тотачакбыз һәм хөрмәтләячәкбез.

Һәлак булган сугышчы-интернационалистларны метроном суккан тавыш астында бер минут тынлык белән искә алдылар.

Митингта район ветераннар советы рәисе Рашат Булатов һәм запастагы подполковник, спецназ офицеры, Әфган сугышында катнашкан Василий Нохратский чыгыш ясады.

- Хәтер һәм кайгы көнендә шулай да үз полкташларымны сугыш тәмамлану һәм ул вакытта илебезнең көньяк чикләреннән гаскәрләрне чыгару белән котлыйсы килә, - дип билгеләп үтте Лаеш районы Әфганстан ветераннары советы рәисе Сергей Косырев.

Әфганстанда һәм Чечняда һәлак булган якташлар һәйкәленә төз адымнар белән атлап килеп, яшь армиячеләр бер кәрҗин чәчәкләр салдылар. Район җитәкчеләре һәм хәзерге вакытта исән булган әфганчы сугышчылар кулыннан ал канәферләр дан монументы астына күченде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев