Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Фидүс Әсхәдуллин: “ Көндәлек эшне дә җиренә җиткереп башкарырга кирәк”

2021 елның 12 декабрендә Лаешта яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Фидүс Фәиз улы Әсхәдуллинга 80 яшь тулды.

Фото “Кама ягы” архивыннан

Фидүс Фәизович “сугыш чоры балалары” дип йөрткән буынга керә. Ул кызыклы кеше, аның белән төрле темаларга сөйләшергә була. Шул ук вакытта ул тыйнак һәм ачык күңелле дә. Аның белән күбрәк аралашкан саен аңа хөрмәт арта гына. Юбиляр 1941 елның 12 декабрендә Башкортстанның Янаул районы Янтык авылында крестьян гаиләсендә туа. Үз әтисен Фидүс бер тапкыр да күрмәгән – ул Тула янында 1942 ел башында һәлак булган... Фидүс сугыш елларын хәтерләми диярлек – кечкенә була, ә менә ач булуларын, басуда башак җыюларын, бакчада чүп утауны, бәрәңге төбе өюне, казлар саклавын белә – бу аның хәтерендә яхшы сакланган.

-Мин сугыштан кайткан солдатларны хәтерлим, аларның ак ыштаннар һәм итек киеп эскәмиядә утырулары истә калды. Алар әкренләп үлделәр дә, - дип искә ала Фидүс Әсхәдуллин.

Авылда ун еллык мәктәп булмый, шуңа күрә ул Янаулда укуын дәвам итә. 1960 елда аны армиягә алалар. Төньяк флотта – Мурманский өлкәсендә атом су асты көймәсендә хезмәт итә. Шулай итеп моряк булып кала: “Ленин” атом бозваткычында машинист була, Мурманский диңгез пароходчылыгында машинист булып эшли. Аңа күп укырга, күп нәрсәләргә өйрәнергә туры килә.

-Шунда ук белгеч булып булмый, хәтта институт тәмамласаң да. Үз белемеңне күтәрү зур роль уйный, - ди Фидүс Әсхәдуллин. – Иң катлаулысы – кайчакта пычракта яшәргә туры килсә дә мәшәкатьләрне кичерү зарур. Әмма көндәлек эшне дә башкарырга кирәк һәм аны яхшы башкарырга. Ә бәйрәмнәр – ул эйфория генә.

Аны югары класслы белгеч буларак яңа “Арктика” атом бозваткычын сынауда катнашырга чакыралар. 1977 елда бу рейста катнашкан өчен Фидүс Әсхәдуллин Ленин ордены һәм “Урак һәм чүкеч” Алтын медале белән бүләкләнә, шул вакытта батырлык һәм героизм күрсәткән өчен аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме дә бирелә.

Пенсиягә чыккач та Фидүс Әсхәдуллин тагын 15 ел, 2006 елга кадәр, флотта хезмәт итә. Ә аннан Лаешка кайта (аның хатыны тумышы белән Яушыйктан). Хәзер аның яхшы йорты, бик тәртипле бакчасы бар. Хатыны белән аның янәшәсендә яраткан балалары, оныклары. Фидүс Әсхәдуллинны яшьләр белән очрашуларга, район һәм республика чараларына чакыралар. Иске Көек авылында бер урамга аның исеме бирелгән.

-Мин тормыштан канәгать, хатыннан да, балалардан да, - диде ул интервьюда. – Татарстанда башка төбәкләр белән чагыштырганда яшәеш яхшырак. Мәсәлән, Ульяновскида, юллары да бездәге кебек түгел, Самарада басуларны агач баскан. Лаеш районы урманнарга бай, янәшәдә Кама, чисталык. -  Аннан елмаеп болай дип өстәде. – Берсе генә начар: казанлылар күп килә.

Нәрсә ул патриотизм дигән сорауга юбиляр болай дип җавап бирде.

-Патриотизм – иң элек ул үз гаиләңне, җиреңне ярату. Милләтара низаглар чыгаручылар – патриотлар түгел. Бер сүз белән әйткәндә, акылсыз кешеләр. Эшләгән кешенең митингларга йөрергә вакыты юк. Аллаһы Тәгалә барыбызга иртәгәге көнгә ышаныч бирсен.

Шушы урында безнең сөйләшү тәмамланды. Шундый бай биографияле кеше тыйнак һәм гади булып чыкты. Ул үзенең бүләкләре, героик походлары белән мактанмады. Фидүс Фәизович үз эшен чын ирләргә хас булганча намус белән һәм җиренә җиткереп башкарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X