Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Гомер шундый кыска, әмма күп нәрсәгә өлгерәсе килә

Гәүһәрия Вәлиуллинаны Лаеш районыннан читтә дә беләләр. Актив, максатчан, ул үз гомерендә күпкә ирешкән.

Ачык караш, ягымлы елмаю, янып торучы күзләр – менә Гәүһәрия Борһан кызының кыскача портреты. Аның Лаешта универмагтан ерак түгел урнашкан йорты да шундый ук якты – бар периметры буенча чәчәкләр утыртылган. Хуҗасы Гәүһәрия булган азык-төлек кибетен дә чәчәк түтәлләре бизи. Һәм бу үзе өчен түгел – көн дәвамында аның йорты яныннан үтеп йөрүче кешеләр өчен. Аның характеры шундый инде – кечкенәдән үз шатлыгын кешеләр белән бүлешергә өйрәнгән.

Тумышы белән Гәүһәрия Кече Елгадан – ул зур булмаган татар авылы. 1770 елда ук аның ерак бабасы Ишморза безнең якларга бал кортлары алып кайта. Шул вакыттан бирле алар нәселендә умартачылыкка тартылу буыннан буынга тапшырыла.

-Мин беренче тапкыр умарта күчен сигез яшемдә җыйдым. Хәзер моның шулай булуына үзем дә ышанмыйм, - дип искә ала Гәүһәрия Борһан кызы. – Күчнең очып китәргә мөмкин икәнен белдем. Өйдә беркем дә юк иде, шуңа күрә үзем җыярга булдым. Әтием Борһан мине күп нәрсәгә өйрәтте. Кызганычка каршы, аның арабыздан киткәненә инде биш ел... Кайвакыт елаган чакларым була – ул миңа шулкадәр җитми. Менә ул ясаган рамка – музей ядкәре итеп калдырдым. Әтием аркасында кортлар белән шөгыльләнеп кенә калмыйм, барын да эшли беләм. Мәсәлән, печән чаба. Әнием – Миңнегаян хатын-кызга гаилә тормышында кирәк буласы күнекмәләр бирде: гаилә тәрбиясе күп нәрсә бирә. Мин дә үзем белгәннәрне улым белән кызыма бирергә тырыштым. Алар үскәндә гел безнең белән булдылар. Без умарталыкта – алар безнең белән. Без өйдә нәрсә дә булса эшләсәк – алар тагын безнең янда.  

Әтисе кызын умартачылыкта күрергә тели һәм хәзер аның хыялы тормышка ашты. Гәүһәрия Вәлиуллина ире Җәвит белән инде алтынчы ел умарта кортлары белән шөгыльләнә. Хәзер аларның 55 умарталары бар, ә башлаганда 10 булган. Бу кечкенә эшчәннәр даими кайгырту таләп итәләр: умартачының отпусклары да, ял көннәре дә юк. Ул кышын да, җәен дә эшли. 

-Кыш көне яңа сезонга әзерлек эшләре алып барыла: юрганнар һәм мендәрләр тегәбез, рамнар ясыйбыз, кәрәз кидерәбез..., - дип санап китә Җәвит Минзәит улы. – Умарталыкка көн саен киләбез. Җәй азагында калган балны алабыз, кышка әзерләнгән яңа рамнарны куябыз. Бүген, мәсәлән, контроль карау үткәрәбез, сироп ясыйбыз – утлыкларга салачакбыз. Кортлар  кешеләр кебек – алар да авырыйлар. Аларны дәваларга, төрле профилактик чаралар үткәрергә кирәк. Аларны кышлауга урнаштырганда кортлар варроатозыннан дәвалау үткәрәбез.

Вәлиуллиннар умарталыкны уйлап сайлаган. Урыны бик уңайлы: алан агачлар белән әйләндереп алынган, шуңа җил юк. Эшкәртелүче басулар юк. Ә менә азык базасы бик яхшы – әйләнә-тирәсендә болыннар һәм юкә урманнары.

-Бер яктан умарталыкта эшләве авыр. Икенче яктан – күңелгә якын. Тынычланасың, барлык күңелсезлекләрне онытасың, - ди Гәүһәрия. – Ә бал “уңышы” елдан, күчнең куәтеннән һәм кешенең кайгыртуыннан тора. Барысын да күңел биреп һәм яратып эшлисең икән, кортлар моны сизәләр. Киләчәктә КФХ рәсмиләштерергә телибез. Хәзергә гаилә умарталыгы. Алга таба умарталар санын 100 гә җиткерергә уйлыйбыз. Бу территориядә азык җитәрлек.

Умарталыкта урман кунаклары да була: җәен куяннар, кышын пошилар йөргәли. Вәлиуллиннарның урман кунаклары арасында яраткан җәнлекләре дә бар – эре куян. Ул машина тавышын ишетү белән юл кырыена килә: умарталык хуҗабикәсенең икмәк калдыруын көтә.

-Бал – ул татлы ашамлык кына түгел, ә дару да. Бездән прополис, бал икмәген яхшы алалар. Авырткан буыннар өчен помор алалар. Аны болай гына бирәм, - ди Гәүһәрия. – Без чәйне бал белән эчәргә ияләндек. Иртән бер кашык балны җылы суга салып болгатып ач карынга эчәм.

Гәүһәрия йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнә, умарталык һәм кибет тота, гаилә музее өчен экспонатлар җыя, “Ак калфак” оешмасының җирле бүлекчәсен җитәкли, китап яза, конкурсларда катнаша...

Сез ничек барысына өлгерәсез дигән сорауга бары елмайды гына:

-Миңа һәрчак кая да булса барырга, нидер язарга, нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Әгәр көндез 30 минутлап ятып торсам, аннан соң бу югалган вакытны кызганам. Ирем шаярта: “Синдәге энергия алты кешегә җитә”, ди. Кайчак үз-үземне тиргим: “Гәүһәрия, тыныч кына яшә”, дим. Кайвакыт ике-өч сәгать йоклыйм... Әмма тыныч яши алмыйм. Гомер шундый кыска, ә бит күп нәрсәгә өлгерәсе килә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев