Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Иң эре балыкны кем тоткан

Лаеш шәһәре районында Кама елгасында боз астыннан балык тотарга яратучылар ярышты.

Конкурсны кышын балык тотарга яраткан Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов истәлегенә багышладылар.

Семрук поселогы янында җиде яшьтән 60 яшькә кадәрге 60ка якын кеше җыелды. Исегезгә төшерәбез, бу һәвәскәр балыкчыларның беренче генә ярышлары түгел инде. Мәсәлән, 2019 елның җәендә фидерга балык тоту буенча беренче ачык ярышлар узды. Ул вакытта үзләрен һәвәскәр балыкчы ролендә 30дан артык кеше сынады. Оештыручыларның берсе - Юрий Салмин. Ул бу юлы урыннар ничек бүленгәнен хәбәр итте.

Төп приз - «Айсберг евро» боз кискечен Лаеш шәһәрендә яшәүче Хәким Гайнуллин алды. Икенче урын өчен «Торнадо» боз кискечен Александровка авылында яшәүче Александр Филипповка тапшырдылар. «Неро» боз кискечен Казан шәһәрендә яшәүче Марат Мостафин алды, ул өченче урында. Иң зур трофей өчен призны шулай ук Александр Филиппов алды.

Ярышларда катнашучыларның барысы да Кыш Бабайдан Яңа ел бүләкләре – кышкы балык тартмалары алды. Мактаулы кунаклар да билгеләп үтелде: район Башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Арефьев.

Канәгать балыкчылар өйләренә таралыштылар: балыкны үзең генә тотканга караганда зур компания белән тоту кызыклырак. Ә калын бозда утырырга каршы булмаганнарга уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев