Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Җиңүчеләрнең батырлыгын хәтерлибез

​​​​​​​Лаеш районы башлыгы «Җиңү диктанты»нда катнашты.

«Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына «Җиңү диктанты» дигән Бөтенроссия тарихи диктанты узды.

Бу акция илдә инде өченче тапкыр үткәрелә. Диктант үткәрү урыны Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге 2 нче мәктәбе булды. Анда бөтен ил буенча мәктәп укучылары, студентлар, хәрби хезмәткәрләр, сәяси һәм җәмәгать эшлеклеләре, коткаручылар, Бөек Ватан сугышы вакытында фронтка кирәкле ярдәм күрсәткән берничә эре предприятие вәкилләре катнаша.

Лаеш шәһәрендә «Җиңү диктанты»-2021нең дәрәҗәле кунаклары арасында район башлыгы Илдус Зарипов, хезмәт ветераны Григорий Захаров, Лаеш районы ветераннар советы рәисе Рашат Булатов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Лия Хөсәенова һәм башкалар бар иде. Мәктәпкә кергәндә аларны яшь армиячеләр каршы алды, алар Җиңү көне белән котладылар һәм аларга мәктәп укучылары ясаган открыткалар бүләк иттеләр. Шулай ук мактаулы кунаклар өчен укучылар булачак бәйрәмгә багышланган мини-концерт һәм кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырдылар.

-Бу белемнәрне формаль тикшерү генә түгел, ә җиңүчеләрне искә алу ысулы, - дип мөрәҗәгать итте диктантта катнашучыларга Лаешның 2нче мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Елена Яковлева. – Бүген сез илебез тарихының билгесез битләрен ачарсыз һәм үз эрудициягезне күрсәтерсез дип өметләнәм. Тарихны белү өчен аны яратырга кирәк бит.

"Җиңү диктанты"н берьюлы берничә аудиториядә яздылар. Үз белемнәрен тикшерергә мәктәп укучылары һәм педагоглар, шулай ук Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары килде. Сынаулар башланыр алдыннан оештыручылар аны үткәрү регламентын һәм бланкларны тутыру тәртибен аңлаттылар. Шуннан соң гына тарих буенча үз белемнәреңне тикшерүгә керешергә була иде.

Диктант Бөек Ватан сугышының төрле чорларына кагылышлы 25 сораудан торды. Унбишендә катнашучыларга тәкъдим ителгән вариантлардан дөрес җавапны сайларга, ә калган унысына кыскача җавап бирергә кирәк булды. «Җиңү диктанты» сораулары сугыш географиясенә, тарихи шәхесләргә һәм 1941-1945 еллардагы төп сугыш даталарына багышланган иде. Катнашучылар сүзләренә караганда, сорауларның бер өлеше бик гади булган, аларга һәркем җавап бирә алган, ә менә кайберләре җитди уйланырга мәҗбүр иткән. Барлык биремнәрне үтәүгә 45 минут вакыт бирелде.

Диктантта катнашучыларның кулларында идентификацион номерлы бит калды, аның буенча диктант сайтында: https://диктантпобеды.рф үзеңнең нәтиҗәләреңне белергә мөмкин булачак. Нәтиҗәләр 24 июньдә ясалачак. Акциянең төп оештыручысы «Бердәм Россия» штабында җиңүчеләр 2022 елның 9 маенда Кызыл мәйданда Җиңү Парадының мактаулы кунаклары булачак, дип ышандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X