Илдус Зарипов ветераннар өчен газета яздырды
Лаеш районы җитәкчесе «Ветеранны газетага яз» акциясендә катнашты.
Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан үткәрелә. Илдус Фатыйх улы “Кама ягы” һәм “Камская новь» газеталарын безнең районда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашканнар, элекке концлагерь тоткыннары һәм Социалистик Хезмәт Геройлары өчен яздырды. Ул 2020 елның икенче яртыеллыгына газеталарга 12 кеше өчен язылды. Акцияне оештыручы - «ТАТМЕДИА» АҖ.
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев