Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Илебез гаиләләр белән нык

Лаеш шәһәре ЗАГСында Гаилә көненә багышланган матур бәйрәм үткәрделәр.

Матур залга ана капиталы алу өчен әти-әниләр, шулай ук быел алтын туйларын билгеләп үтәчәк пар килгән.

Райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов килүчеләрне Гаилә көне белән котлады. Ул Гөлнара һәм Дамир Әминовларга, Антонина һәм Артем Кузьминнарга, Екатерина һәм Максим Жигаловларга, Әлфия һәм Линар Сабировларга ана капиталы тапшырды. Марсель Фәтхуллин алар хөрмәтенә җыр башкарды.

Геннадий һәм Зоя Бубенец адресына котлау сүзләре күп яңгырады. Алар бергә 50 ел яшиләр! 2 августта алтын туйларын билгеләп үтәчәкләр. Ир белән хатын Мактаулы кунаклар китабына  имзаларын куйдылар. “Sunny voice” вокаль ансамбле алар өчен исктикеч “Хорошо” җырын башкарды.

Аннан соң фотосессия һәм “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Дмитрий Самаренкин бүләкләрен тапшыру булды.

Моннан соң тантанада катнашучылар бәхетле гаилә тормышы символы булган төрле төстәге шарларны күккә очырдылар.

Фото һәм видеоны газета сайтының “Фотогалерея” һәм “Видеоролики” рубрикаларыннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X