Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Имәнкискә укучысы халыкара конкурста уңышка иреште

Имәнкискә мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы Булат Хафизов Шәүкәт Биктимеров исемендәге “Әлмәндәр варислары” IV халыкара театраль иҗат фестивалендә яхшы чыгыш ясады.

Проект Татарстан  Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды, ТР мәдәният министрлыгы, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәм Татарстанның башка мәдәни учреждениеләре булышлыгы белән  тормышка ашырыла. Ул танылган артист Шәүкәт Биктимеровка багышланган һәм балалар театр коллективларына ярдәм итүгә һәм аларның иҗатын үстерүгә юнәлтелгән.

Фестиваль йомгаклары буенча Булат “Нәфис сүз” номинациясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Аңа конкурска әзерләнүдә тарих укытучысы, мәктәп музее җитәкчесе Гөлия Хафизова ярдәм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев