Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Имтиханнарны әти-әниләр тапшырды

Лаеш районы «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясендә катнашты.

Әлеге акциянең төп максаты - белемнәрне тикшерү түгел, ә имтихан процедурасы белән танышу.

Лаеш районында әлеге Бөтенроссия акциясендә катнашырга мөмкин булган бер пункт бар иде – Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе. Ата-аналар имтихан үткәрү пунктына кергәндә контроль үттеләр, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен нинди чаралар күрелгәнен, БДИга теркәлү ничек узганын һәм катнашучыларны аудиторияләрдә утыртуның ничек оештырылуын күрделәр. БДИда катнашучыларның эш урыннары нинди булуын һәм имтихан үткәрүнең объективлыгын тикшереп тору ничек оештырылганлыгын карадылар. Быел ата-аналар рус теле буенча БДИ яздылар, биремнәр кыскартылган вариантта иде.

БДИда катнашучылар сөйли.

- Барысы да мин уйлаганга караганда катлаулырак булды. Моңа кадәр БДИ процедурасының үзе турында уйлаганым булмады. Бала яхшы укый, барысын да үзе башкара. Бик авыр булды дип әйтә алмыйм, ләкин барысы да безнең замандагы кебек түгел, башкача. Башта хәтта югалып калдым. Бәлки, дулкынлану аркасындадыр. Тик соңыннан үземне кулга алдым. Өйдә бала белән алган тәэсирләремне бүлешәчәкмен. Минем аңа бүген әйтәсе нәрсәләрем бик күп. Мондый акцияләр ата-аналарны һәм балаларны бер-берсенә якынайта, балаңны яхшырак аңларга ярдәм итә. Аларның язмышы хәл ителә, бу бигрәк тә малайларга кагыла. Мондый акцияләрне үткәрергә кирәк дип уйлыйм.

- Балалар бит әзерләнә, ә безгә авыррак булды. Мин утырдым да кайда нинди текстны укырга кирәклеген аңлый алмадым. Башта тынычланырга кирәклеген аңладым. Өйгә кайткач нәрсәнең ничек булганын сөйләячәкмен. Барыннан да элек аны тынычландырачакмын. Мондый акцияләр кирәк дип уйлыйм. Ата-аналарга үз балаларына ярдәм итүләрен телим.

- Хисләр чиктән ашкан. Башта, документацияне күргәч, барысы да авыр, башкарып булмаслык кебек тоела. Мескен балалар, БДИ белән аларга бәхет елмаймаган, дип уйлыйсың. Ә игътибар белән укый һәм асылына төшенә башлагач, барысының да алай ук катлаулы түгеллеген һәм барысын да аңлап булганлыгын аңлыйсың. Текстның структурасы һәм аңа биремнәр ошады.

Тулырак мәгълүматны газетаның сайтында 2021 елның 23 мартыннан «Җәмгыять» рубрикасында карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев