Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Интернет-кибетләр сатып алучыларны ничек алдыйлар

Лаешта яшәүче редакциягә шалтыратып бигүк күңелле булмаган үз тарихын сөйләде, ул Лаеш эчке эшләр бүлеге полиция хезмәткәрләре оператив гамәлләре нәтиҗәсендә уңай тәмамланган.

Безнең укучыны гр.К дип атыйк. Ул планшет турында күптәннән хыялланган һәм ничектер Интернетта планшетларны сатып бетерү турында реклама белдерүгә тап була. Аны товарның арзан булуы гаҗәпләндерә – башлангыч бәядән 70%. Трубканы алган кыз бу планшетларның искергән маркалы булуы белән аңлата. Яңа товар өчен урын бушату өчен аларны сатып бетерәләр. Безнең якташыбыз заказ ясый һәм товарны көтә башлый. Аны өенә алып кайткач аптырап кала: ышандырган биш меңлек планшет урынына тартмада ... арзанлы видеорегистратор була.

-Мин ялгышлык белән товарны бутаганнар дип уйладым. Квитанциядә күрсәтелгән номерлар буенча шалтырата башладым, - дип сөйли К. – Әмма аларны алучы булмады.

Шуннан соң гына Интернеттан “МКК “Водевиль” ЧҖҖ фирмасы турында мәгълүмат карарага булдым һәм анда бик күп тискәре фикерләр укыдым. Мәсәлән, менә мондыйлар:

-Заказ биргән 2790 сумлык автопланшет урынына ул явызлар миңа иң арзанлы 900 сумлык видеорегистратор җибәргәннәр. Шулай да аны эшләтеп карарга булдым, әмма ул даими туктый, язма начар сыйфатлы, көйләгәч үзеннән үзе башкага күчә. Бишенче көн инде алар ярдәмен өмет итеп шалтыратам, почта аша да, телефоннан да. Дәшмиләр. Алардан бернәрсә алмагыз.

-2190 сумга каты дискка заказ бирдем. 120 сумга буш корпус алдым.

-Электрон китап сорап заказ ясадым, бер нинди ташлама булмавын да хәтерлим. Шайтан котыртты – заказ бирдем. Почтада мине оператор ир кешегә бу адрестан ботинка урынына тапочка килүен кисәтте. Нәрсәдер эшләү мөмкинлеге бармы?

Безнең якташыбыз да бер нәрсә эшләп булмыймы,  шулай итеп почта чыгымнары өчен түләгән биш мең сумннан колак кагыуммы, дигән сорау бирә. К. полициягә килә, гариза яза.

-Минем эш белән сорау алу төркеме өлкән сорау алучысы Ангелина Пигалицына һәм җинаятчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные Роберт Галләмиев шөгыльләнде. Аларның профессионализмы һәм оператив эш итүләре нәтиҗәсендә “МКК “Водевиль” ЧҖҖ фирмасы миңа акчаларны кире кайтарды.

Роберт Галләмиев сөйләвенчә, полиция хезмәткәрләре бу фирма теркәлгән ирне табалар.

-Мәскәүдәге коллегалар ярдәмендә аңа чыктык, - дип аңлатып үтте Роберт Айратович. -  Аңа шундый намуссызлыгы өчен нинди җәза көтүен аңлаттык. Зыян күрүче үз акчаларын алды. Әмма мондый күңелсезлекләрдән котылып та була иде. Интернет-кибетләрдән файдаланучыларның барысына товарга заказ биргәнче кибетләр турында фикерләрне карарга киңәш итәм. Бәлки бу сезне кирәкмәгәнгә акча тотудан һәм нервларыгызны бозудан саклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев