Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ипотека ставкаларын киметү

​​​​​​​Татарстанның «Бердәм Россия» партиясе алданган өлешчеләр өчен ипотека ставкаларын киметү инициативасы белән чыкты.

Татарстан Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе депутаты Александр Тыгин партиянең кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать иткән кешеләрне дистанцион кабул итү үткәрде. Кабул итү кысаларында депутатка Казаннан Гөлнара Закирова шалтыратты. Күптән түгел ул кабул итү бүлмәсенә ипотеканың отышлы булмаган шартларына шикаять белән мөрәҗәгать иткән: йортны инде 10 ел төзеп бетерә алмыйлар, ә ипотеканы түләргә туры килә, банк рефинанслаудан баш тарткан. Хатын-кыз ипотека ставкасын киметүнең нинди вариантлары булу белән кызыксына.

- Без торак көткән еллар эчендә ипотекага түләргә мәҗбүрбез, - дип зарланды Гөлнара Закирова. - Бу шактый зур авырлык, моннан тыш, безнең квартир арендалаудан тыш башка вариантыбыз юк. Без аренданы да, ипотеканы да түләргә мәҗбүр. Безнең кебек гаиләләргә ярдәм итү программалары кирәк дип саныйм. Кешеләргә я аренда буенча уңай шартлар бирсеннәр. Йә ипотека буенча ставкаларны киметергә кирәк, түләүләр кимесен өчен.

Депутат билгеләп үткәнчә, бу намуссыз төзүчеләрдән зыян күргән өлешчеләрнең хокукларын тулысынча яклауны күздә тотмый торган закон проблемасы.

-Бүгенге көндә ипотека буенча ставкалар югары, кешеләр чыгымнар тотып торак сатып алды, һәм хәзер алар төзүче гаебе белән югары ипотека түләргә генә түгел, үзләренә торак арендаларга да мәҗбүр, – дип хәбәр итте Тыгин.

Дәүләт Советы депутаты Гөлнара Закировадан аның проблемасының детальләрен белеште һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов белән видеоэлемтә аша элемтәгә керде, әлеге проблеманың федераль законнар тарафыннан хәл ителү процессында булу-булмавын ачыклады.

- «Бердәм Россия» фракциясе депутатлары Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллинага алданган гражданнарның гамәлдәге ипотека буенча ставкаларын киметү инициативасы белән мөрәҗәгать итте. Намуссыз төзүчеләрдән зыян күргән кешеләр ташламалы ипотека алучылар кебек үк процентлар түләргә тиеш. Авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү мөһим. Без бу инициативаны хуплыйбыз һәм зыян күргән өлешчеләр өчен ярдәм чараларын күрергә әзер, - дип хәбәр итте Фәррахов.

Айрат Фәррахов ассызыклаганча, «Бердәм Россия» бу проблеманы хәл итүгә ирешергә тырышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев