Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Июнь, эсселек, каникуллар...

Нәкъ менә бу чорда мәшгульлек үзәгенә җәй көне эшкә урнашу өчен яшүсмерләр күп килә. Газетабыз хәбәрчесе сорауларына Лаеш районы мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Пучкова җавап бирә.

-Татьяна Константиновна, мәктәп укучыларын җәйге чорда эшкә урнаштыру буенча эшләр ничек бара?

-План буенча без 110 кешене эш белән тәэмин итәргә тиешбез. Беренче чиратта бу балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә исәптә торган, социаль яктан куркыныч яки кыен тормыш хәлендәге, күп балалы гаиләләрдәге, тулы булмаган гаиләләр, эшсез гражданнар балалары.

-Безнең илдә ничә яшьтән эшкә урнашырга була?

-Балигъ булмаганнарны ике яшь төркеменә бүләләр: 14-15 һәм 16-18. Беренчесенә караган балалар көненә дүрт сәгатьтән артык эшләмиләр, ә икенчеләре – көнгә 6 сәгать. Без эш бирүчеләрнең хезмәт режимын һәм шартларын саклауларын, мәктәп балалары белән хезмәт килешүләре төзүләрен һәм эшкә алу турында боерык язарга онытмауларын күзәтәбез.

-Сезгә эш сорап килгән үсмерләр бармы инде?

-Әлбәттә. Берничәсе “Лаеш” МУПта эшли дә инде, аларның һәркайсы аена 6000әр сум акча алачак, чөнки алар тулы көн эшләми. Шәһәр урамнарында чүп җыючы яки бордюрлар буяучы малайларны күрсәгез, белеп торыгыз: бу безнең балалар. Мәктәп балаларының күбесе безгә даими килә, еш кына бер үк кешеләр.

-Балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру буенча планны үтәүдә үзәккә кем ярдәм итә?

-Безгә җирле бюджет ярдәм итә – мәктәп балаларына хезмәт хакы түләүгә елына 300 мең сум акча бүленә. Моннан тыш балалар мәшгульлек үзәгеннән билгеләнгән сумма – аена 1500 сум алалар. Ул эшләүче счетына күчерелә һәм салым салынмый. Бәлки июльдә бу сумма 2250 сумга җитәр. Сүз уңаеннан, балаларның һәркайсы хезмәт кенәгәсе ача ала, шул ук вакыттан аның хезмәт стажы исәпләнә.

-Әгәр минем балам мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашырга теләсә, ул нишләргә тиеш?

-Безгә килсен һәм үзе белән паспортын, ИНН, СНИЛС алып килсен.

-Әле генә диплом алган яшьләр өчен нинди дә булса программа бармы?

-Әлбәттә, мәсәлән, “Минем беренче эш урыным”. Без яшь белгечләрне эшкә урнаштырабыз, предприятие хезмәт хакы түли, мәшгульлек үзәге аңа 2250 сум күләмендә матди ярдәм өсти. Әгәр яңа хезмәткәр җитәкчелеккә ошый икән, аның белән даими килешү төзелә. Безнең районда без берничә белгечне хастаханәгә, мәгариф бүлегенә эшкә урнаштырдык инде. Программада катнашуның төп шарты - эш белгечлек буенча булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X