Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Изге Николай көненә митрополит Кирилл килде

Лаеш благочиниесендә Изге Николай хөрмәтенә булган тантанага митрополит Кирилл җитәкчелек итте.

Елена Садовникова фотосы

Ул Лаешның София соборында Аллаһ ризалыгы өчен литургия уздырды, ә аннан тәреле йөрешкә идарә итте.

 Кирилл атакайның Лаешка изге һәм могҗизалар тудыручы Николай көнен бәйрәм итүгә килүе православие динен тотучылар өчен зур вакыйга. Бу узган 106 елда беренче архиерей литургиясе. Соңгы тапкыр София соборында архиерей чинында литургияне 1916 елда изге Иаков үткәргән. Шуңа күрә гыйбадәтханәгә дин тотучылар күп җыелды. Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл зирәк София соборында литургия үткәрде, аның бер өлеше изге Николай хөрмәтенә изгеләндерелгән.

Литургия тәмамлангач тәреле йөрештә диндарлар изге Николайны данлап җырладылар, митрополит Кирилл изге рухына дога укыды. Аннан соң идарә итүче архиерей якшәмбе догасына килүчеләргә мөрәҗәгать итте:

-Могҗизалар тудыручы Николай ышанып һәм чын күңелдән догалар белән мөрәҗәгать итүчеләрнең һәркайсына ярдәм итә. Беренче чиратта безнең тормышыбыз изге гамәлләр кылучылар белән тулы булсын өчен Гайсәгә кайтуыбызны сорап догалар кылу кирәк.

Митрополит Кирилл София соборы настоятеле Сергий атакай Гришинга күкрәккә тага торган кач йөртү хокукы бирде. Барлык  догалар укылгач гыйбадәтханә тирәсендә пасха тәреле йөреш булды.

Белешмә өчен:

Лаештагы биш престоллы зирәк София соборы Лаешта үзгәртеп корылганнан һәм ремонттан соң яңадан 1870 елның 20 августында изгеләндерелә. Аны 1030 елда ябалар. ХХ гасыр уртасында гыйбадәтханәдә кинотеатр урнаша. Бина чиркәүгә кире кайтарылгач монда реставрация эшләре башлана. Хәзер София соборында литургияләр һәм шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә кичке догалар укыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X