Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кар аркасында... күршеләр белән ничек мөнәсәбәтләрне бозмаска

Буран, урамнар һәм ишегалларын кар баса. Шәхси йорт хуҗалары иртән торып кулларына көрәк алалар – һәм кышкы кар терапиясе башлана. Шуның белән бергә административ-техник инспекциягә шикаятьләр арта. Дөресен генә әйткәндә, зарланырлык та шул.

АТИ начальнигы урынбасары Олег Татьянкин сөйли:

-Гражданнар үз күршеләренә сукраналар. Менә бер мисал, Лаешта яшәүче бер кеше каршыда яшәүче күршесенә ризасызлык белдерә, карны үз каршыннан аның капкасына ыргыткан. Ә кайбер шәхси йорт хуҗалары тагын да җайлы алым тапканнар: карны машина юлына ташлыйлар һәм вәссәлам. Автотранспорт үтүне кыенлаштырулары турында уйлап та карамыйлар.

Бу чыннан да шулай. Мондый хәлгә бер генә очрамадым. Хәтта машинаны туктатып йорт хуҗасына ризасызлыгымны да белдердем.

-Ә ул арада “Кама ягы” газетасында ел саен шәхси йортларны тоту һәм торак төзелеше территориясен җыештыру кагыйдәләре турында материаллар басыла, - дип сүзне дәвам итә Олег Татьянкин. – Тагын бер кат искәртәм, ишегалларыннан һәм каршыдагы территорияләрдәге карны һәм бозны машина юлына ташырга һәм салырга ярамый. Бу бозу өчен гражданга 2000 сумнан 3500 сумга кадәр административ штраф салына.

Кар өй янындагы территориянең бер яки ике ягына күчкә өелә яки махсус урынга чыгарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы