Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кар чистарту дәвам итә

Яңа елдан соң һава торышы карга юмартланды, ул балаларны сөендерә, әмма өлкәннәргә күп кенә артык эш алып килә.

Кыш карга бай булса, ел уңышка бай булыр, диләр. Әмма уңышка кадәр ерак әле, ә шәһәр урамнарында кардан инде тулы бер таулар барлыкка килде. Ишегалдын һәм машина йөрү юлын кар әсирлегеннән азат итеп, район халкы һәм коммуналь хезмәтләр аны чистартып өлгерми.

Ә кар көртләре киңлекне томалап торып, авария хәлләрен булдырмасын, йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең күрү мөмкинлеген чикләмәсен өчен, карны өеп куярга гына түгел, ә кая да булса чыгарырга да кирәк.

«Кама ягы» газетасы хәбәрчесенә «Инженерлык технологияләре» РСК ЧҖҖ генераль директоры Сергей Сюнин хәбәр иткәнчә, ел башыннан Лаеш районында махсус билгеләнгән мәйданчыкларга 240 тоннага якын кар чыгарылган. Кар чистартуга 10 берәмлек махсус техника һәм өч КамАЗ үзбушаткычы җәлеп ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X