Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Күчемсез милекне теркәү тизрәк бара

​​​​​​​Бизнес вәкилләре күчемсез милекне кыскартылган срокта теркәргә мөмкин

Татарстан Росреестрында бизнес өчен дәүләт хезмәтләре күрсәтү сроклары кыскартылды

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек (КУЭ) субъектлары өчен дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең кыскартылган сроклары эшли. Мәсәлән, күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне теркәү срогы закон белән билгеләнгән 9 эш көненнән 5 көнгә кадәр кыскартылган (өлешләп төзүдә катнашу килешүләреннән тыш); күчемсез милек объектын бер үк вакытта дәүләт кадастр исәбенә куйганда һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алганда – 12 эш көненнән алып 9 көнгә кадәр.

-2020 елда Татарстан Росреестрына кече һәм урта бизнес вәкилләреннән 16 меңнән артык документлар пакеты бирелгән, 99% очракта дәүләт регистраторлары тарафыннан алынган гаризалар буенча уңай карар кабул ителгән, димәк, безгә мөрәҗәгать иткән барлык эшмәкәрләр дә диярлек кыска вакыт эчендә күчемсез милек белән операцияләр үткәргән. Инде башланган елда безгә 1300 документ килде, - дип аңлата Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова. – Без кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча чараларда актив катнашабыз, хезмәт күрсәтүнең сыйфаты - эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрен һәм күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую һәм теркәү - иң югары дәрәҗәдә булуына омтылабыз. Безнең фикеребезчә, хокукларны дәүләт теркәве срокларын кыскарту – бизнес алып бару өчен уңай шартлар тудыра һәм тулаем Татарстанда инвестицион климатны яхшырта торган иң нәтиҗәле чараларның берсе.

Мөһим! Кыскартылган сроклардан файдалану өчен, күпфункцияле үзәкләр (КФҮ) аша документлар тапшырганда, электрон чират терминалы аша кабул итүгә язылганда, кече һәм урта бизнес субъектлары өчен генә билгеләнгән аерым кнопкага басып, махсус талон алырга кирәк. Бу КФҮ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итүчене КУЭ субъекты буларак билгеләргә һәм документларны кабул иткәндә теркәлүнең кыскартылган срокларын күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Килеп туган барлык сораулар буенча, шул исәптән документларны теркәү алдыннан әзерләү буенча, кадастр исәбенә куярга һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен билгеләнгән торак булмаган күчемсез милек объектларына, шулай ук мондый объектлар астындагы җир кишәрлекләренә милек хокукын теркәргә теләүче юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр Татарстан Росреестрына 8(843)255-24-20 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар (көн саен эш вакытында). Моннан тыш, актуаль мәгълүмат белән Росреестрның rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында "Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен" бүлегендә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев