Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кешеләр турында кайгырту - җирле хакимиятнең эш принцибы шундый

Габишевода дәүләт программалары ярдәмендә юллар һәм су белән тәэмин итү яхшыра.

Халык җыены туган авылы язмышына битараф булмаган кешеләрне җыйды. Габишево мәдәни-спорт үзәге фойесында оештырылган күргәзмә җирлек территориясендә нинди предприятиеләр булуы һәм аларның нинди продукция эшләп чыгаруы турында сөйләде. Биредә үк җирле осталарның эшләрен күрергә мөмкин иде. Ә концерт авылда эшли дә, сәхнәдә чыгыш ясый да белүләрен күрсәтте: җирлек талантлы кешеләргә бай.

Җыен эшендә Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов катнашты. 2020 елда башкарылган эшләр турында төп доклад белән җирлек башлыгы Рамил Хөсәенов чыгыш ясады. Габишево авыл җирлеге – Лаеш районында иң эреләрнең берсе. Кешеләр турында кайгырту - җирле хакимиятнең эш принцибы шундый. Торак проблемасын хәл итү өчен 2020 елның июнендә ике ипотека йорты төзелә башлады. Тапшыру вакыты 2021 елның өченче кварталына планлаштырылган.

Габишевода берничә республика программасы тормышка ашырыла. Аларның берсе магистраль суүткәргечләрне, су белән тәэмин итүнең урам челтәрләрен салу, артезиан коеларын бораулау һәм башкаларны күздә тота. Аның ярдәмендә җирлектә иске тузган су белән тәэмин итү челтәрләрен заманча полиэтиленнарга алыштыру эшләре башланды. 1400 м суүткәргеч челтәр салынган, терәк арматура белән 27 яңа кое һәм биш яңа янгын гидранты урнаштырылган.

Юл эшләре республика программасы буенча җирле әһәмияттәге юлларда 735 м озынлыктагы асфальт юл барлыкка килде.

«Безнең ишегалды» республика программасы ике ишегалдында (ә бу 8 күп квартирлы йорт) тротуарларны ремонтларга, асфальт салырга һәм яшелләндерергә, урам утлары, эскәмияләр, балалар мәйданчыклары урнаштырырга мөмкинлек бирде.

Авыл җирлеге дәүләтнең һәм халыкның уртак тырышлыгы белән үсә. Мәсәлән, «Яратель» кошчылык фабрикасының иганә акчаларына балалар бакчасы янында тротуар ясалган. Ә авыл халкы үзләре даими рәвештә өмәләргә чыга. Алар үзара салымның республика программасында актив катнашалар: 2020 елда, дәүләт дотациясен исәпкә алып, 9794600 сум тәшкил иткән. Бу акчага гомуми озынлыгы 650 метр булган 5 метр киңлектәге өч юл асфальтланган. Тагын өстәмә рәвештә Муса Җәлил урамы буйлап мәчет ягына таба 120 метр асфальт җәелгән. Зират, су алу җайланмасы, контейнер мәйданчыклары төзекләндерелгән, яңа тротуарлар салынган һәм башкалар эшләнгән.

«Яратель» кошчылык фабрикасы ярдәме белән урманнарда төзелеш калдыкларыннан барлыкка килгән чүплекләр тиз арада бетерелә.

2020 елның декабрендә “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге “Экология һәм төзекләндерү” проектын (җитәкчесе Рамил Хөсәенов) “Ел лидеры” дипломы белән бүләкләде (“Иҗтимагый проект” номинациясе).

Габишево халкы алдында чыгыш ясап, район башлыгы Илдус Зарипов авыл халкына активлыклары өчен рәхмәт әйтте һәм авыл җирлегенең алга таба да шундый ук темплар белән үсәчәгенә ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев