Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Халык бәйрәме Сабантуй

Кадерле дуслар, сезне чын күңелдән халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй белән котлыйм!

Бу көн барлык кыр эшләренең уңышлы тәмамлануын символлаштыра һәм яхшы уңыш елына ышаныч бирә.

Кырларда эшләү һәрвакыт безнең илдә иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе булып тора һәм булачак. Нәкъ менә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итәләр һәм дәүләтнең чәчәк атуына нигез булып торалар.

Бүген Лаеш районының дистәләгән аграрийлары кыр эшләрен уңышлы төгәлләде. Алар арасында – ”Нармонка” агрофирмасы” ЧҖҖ, «Вафин Р.К.» КФХ, «Сәетов И.Р.» КФХ, «Зарипов Г.Б.» КФХ, «Гинсбург В.С.» КФХ һәм «Исхакова Р.Ш.» КФХ, «Яратель» һәм «Державино» кошчылык фабрикалары, «Каусар» АХҖК бар, алар традицион төстә лидер булып торалар һәм район һәм Татарстан үсешенә лаеклы өлеш кертәләр.

Социаль юнәлешле предприятиеләр буларак, безнең авыл хуҗалыгы берләшмәләре Лаеш районының икътисади үсешендә зур роль уйныйлар. Яңа эш урыннары булдыру белән бергә илебез продукциясенең көндәшлеккә сәләтлелеге арта, үз җитештерүчеләребезгә карата хөрмәт һәм ышаныч үсә.

Бүген Лаеш районының авыл хуҗалыгы тармагының заманча технологияләрне актив рәвештә гамәлгә кертүе һәм заман белән бергә атлавы куанычлы. Авыр кул хезмәте автоматлаштыру белән алмаштырыла һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшне шактый җиңеләйтә.

Бүген авыл хезмәтчәннәренә – үзләренең авыр, әмма игелекле хезмәтләре белән туган җиргә мәхәббәт һәм хөрмәт үрнәге булган кешеләргә чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.

Сабантуй чын мәгънәсендә халыкларны берләштерә торган һәм хезмәт сөючәнлек һәм тырышлык символы булган яраткан бәйрәмгә әверелде. Безнең күпмилләтле республикада ул барлык милләт вәкилләре тарафыннан бер үк дәрәҗәдә хөрмәтләнә.

Кадерле дуслар, барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, мул уңыш, чәчәк ату һәм иртәгәге көнгә ышаныч телим. Бәйрәм белән!

Лаеш муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X