Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Хастаханәгә бүләккә миллион

Катлаулы чорда, бөтен ил коронавирус пандемиясе белән көрәшкәндә, Лаеш үзәк район хастаханәсе «КОМОС ГРУПП» агрохолдингыннан кирәкле медицина җиһазлары алу өчен 1 миллион сумлык сертификат алды.

Хәйрия акциясе комплекслы корпоратив ярдәм кысаларында узды: компания җитәкчелеге, COVID-19 пандемиясе белән бәйле рәвештә, үзләре эшләгән төбәкләрнең халкына һәм медицина оешмаларына ярдәм күрсәтә.

 

Сертификатны тапшыру тантанасы Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов, «Державино» кошчылык фабрикасы белән идарә итүче Денис Берестов, Лаеш үзәк район хастаханәсенең баш табибы Елена Коробова һәм медицина хезмәткәрләре катнашында Лаеш шәһәрендә хастаханә шәһәрчеге территориясендә узды. Хәйрияче вәкилләре белән очрашуны Илдус Зарипов ачты.

-Безнең район территориясендә төбәк өчен мөһим объектлар күп, шуларның берсе - халыкара аэропорт. Чит илләрдән, шулай ук РФ субъектлары һәм шәһәрләреннән Татарстанга очып килүчеләрнең күбесе шунда ук карантинга эләкте. Кешеләр кайда гына яшәсәләр дә, махсус режим вакытында үз-үзеңне изоляцияләү урыны итеп безнең районны сайладылар, - дип мөрәҗәгать итте Илдус Фатыйхович җыелганнарга. – Карантиндагы кешеләр саны 800дән артты инде. Районның медицина хезмәткәрләре тарафыннан алар белән бик зур эш башкарылды. Бу катлаулы вакытта безгә шундый зур ярдәм күрсәтүләренә без бик шат.

«КОМОС ГРУПП» ЧҖҖ идарәчесе Андрей Шутов: «Эре бизнес социаль җаваплы булырга тиеш, шуңа күрә без, беренче чиратта, безнең предприятие хезмәткәрләренә һәм аларның гаилә әгъзаларына хезмәт күрсәтүче сәламәтлек саклау учреждениеләренә ярдәм итәргә булдык».

Агрохолдинг белән идарә итүче Андрей Шутов исеменнән җыелганнарга Денис Берестов мөрәҗәгать итте, җылы кабул итүләре өчен барысына да рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, «КОМОС ГРУПП» холдингы үзләре эшләгән төбәкләр хастаханәләренә ярдәм итү өчен 10 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән. Татарстан Республикасында, Лаеш хастаханәсеннән тыш, акчаны Байлар Сабасы поселогындагы медицина учреждениесе дә алачак.

Компания тарафыннан күрсәтелгән ярдәм хастаханәләрнең медицина җиһазларына булган ихтыяҗын капларга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, кирәкле саклану чаралары да сатып алыначак: медицина калдыкларын зарарсызландыру системасы, аларны деструкцияләү өчен пресс, бактерицид рециркуляторлар, фармацевтика суыткычлары, пульсоксиметрлар, контактсыз термометрлар, кислород концентраторлары, электростатик фильтрлар, инфузион шприц насослары, силикон зондлар, рентгенпленка, саклагыч комбинезоннар, битлекләр, перчаткалар, шулай ук авырулар буенча исәп-хисапны сәламәтлек саклау министрлыгына оператив тапшыру өчен оргтехника.

Миллион сумлык символик сертификат Лаеш хастаханәсенең баш табибы Елена Коробовага чәчәкләр бәйләме белән бергә бер медикларның һәм тантана кунакларының көчле алкышлары астында тапшырылды. Баш табиб Россиянең һәм Татарстанның сәламәтлек саклау системасына зур игътибар бирүләрен билгеләп үтте. Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы гражданнарның демографиясенә һәм сәламәтлегенә кагылышлы барлык социаль программаларны гамәлгә ашыра.

- Район җитәкчесе һәрвакыт кулын пульста тота, безгә барлык мәсьәләләрдә дә ярдәм итә. Көтелмәгән ярдәм, бигрәк тә пандемия вакытында – бу матди гына түгел, ә зур мораль ярдәм дә. Җиһазлар туза һәм аларны һәрвакытта да үз вакытында алыштырып булмый. Ә монда каты авыручылар өчен яңа аппаратлар алу мөмкинлеге туды. Күренгәнчә, сез безнең хезмәтне кадерлисез һәм медицина хезмәткәрләрен хөрмәт итәсез. Медиклар үз бурычларын тагын да яхшырак үтәргә тырышачаклар, - дип ассызыклады Елена Владимировна. – Бөтен коллектив исеменнән хәйриячеләргә дә, район җитәкчесенә дә рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Бик зур рәхмәт сезгә. Бүген мондый мөнәсәбәт бик кыйммәт.

Ахырда Державино” кошчылык фабрикасы идарәчесе Денис Берестов барысына да уңышлар, армый-талмый эшләүләрен һәм килеп туган авырлыкларны лаеклы рәвештә җиңеп чыгуларын теләде һәм медиклар ярдәме белән хезмәттәшлекнең тагын да уңайрак хәлдә, битлек һәм перчаткаларсыз дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.

 

Белешмә:

«КОМОС ГРУПП» ЧҖҖ - Россиянең иң эре агрохолдингларының берсе. Аның составына керүче предприятиеләр Удмуртия Республикасы, Пермь крае, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы территориясендә урнашкан. Компания Россиядә ультрапастеризацияләнгән сөт продуктлары җитештерү буенча 2 нче урында, Россиядә йомырка җитештерүче эре предприятиеләр рейтингында 4 нче урында һәм илдә сөт эшкәртү буенча эре компанияләр рейтингында дүртенче урында тора.

Үз чимал базасы продукция җитештерүнең тулы циклын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, ул бүген Россия Федерациясенең 72 төбәгенә, шулай ук Казахстанга, Әрмәнстанга, ә 2019 елның маеннан Кытай Халык Республикасына җибәрелә.

Татарстан Республикасы территориясендә «КОМОС ГРУПП» агрохолдингының өч активы урнашкан: Казан сөт комбинаты, «ТАТМИТ Агро» ЧҖҖ дуңгызчылык комплексы һәм «Державино» кошчылык фабрикасы.

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев