Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Хезмәт ветеранына 90 яшь тулды

2021 елның 6 октябрендә Комлы Ковали авылында яшәүче хезмәт ветераны Анна Петровна Артамоновага 90 яшь тулды.

Фото Лаеш районы матбугат хезмәтеннән

Анна Петровна 1931 елда Пиголи авылында – күмәкләштерү барган чакта туа. Ул барлык крестьян балалары кебек үк кечкенәдән хезмәткә өйрәнә. 1941 – 1945 елларда, сугыш барганда өлкәннәр белән бергә эшли, аларга фронтны азык-төлек һәм кием-салым белән тәэмин итүдә булыша, җиңүне якынайтуга ярдәм итә.

Сугыш беткәч, лаеклы ялга чыкканчы “Столбище” совхозында төрле эшләрдә эшли. Монда, туган җирендә, укый, үз мәхәббәтен таба, кияүгә чыга, ике кыз һәм ике малай таба. 63 ел бергә яшәгән ире Анатолий Михайловичны монда җирли. Хәзер аның тормышын балалары, биш оныгы һәм дүрт оныкчыгы бизи.

Анна Петровна – тыйнак кеше. Үзе хакында, үз тормышы турында сирәк сөйли, күп санлы мактау грамоталарын, юбилей медальләрен дә әллә нигә бер ала. Әмма юбилеенда, үзенең озын һәм гади булмаган, төрле вакыйгаларга бай булган тормышын искә төшереп, кызыклы хәлләрне кунакларга сөйли, алар аның характерын чыныктырган һәм кыен чакларда сынмаска, сыгылмаска өйрәткән.

Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов та үз котлауларын җиткерде. Өлешчә, ул Анна Петровнаның тормышы үсеп килүче буынга лаеклы үрнәк булып тора, диде.

-Сезнең фидакарь хезмәтегез һәм Туган илне эчкерсез яратуыгыз Бөек Җиңү сәгатен якынайтты, - диде Илдус Зарипов. – Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм бары изге теләкләр телим. Сезнең янда һәрчак яраткан туганнарыгыз һәм якын кешеләрегез булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хезмәт ветеранына 90 яшь тулды

2
X