Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Хыяллар чынга аша

«Россия Татарстан» телеканалында бу елның ноябрендә “Гади хыяллар” проекты старт алды, анда Татарстанның балалар йортлары тәрбияләнүчеләре үзләренең күңел түрендәге теләкләре белән уртаклаштылар. Яңа ел алдыннан проектның иң кызыклы өлеше – балалар хыялын үтәү башланды.

Ольга Ахунова

Автор фотосы

Беренчеләрдән булып үзенең иң изге теләге турында Лаеш балалар йорты тәрбияләнүчесе Адел Кәримуллин сөйләде. Үзенең хатында малай “программистик үзәктә” булырга теләвен язган, бу аның зур максатына – программист булуга беренче адымы.

«Россия Татарстан» телеканалы корреспондентлары белән бергә Адел Иннополис Университетында экскурсиядә булды, анда ул Россиядәге әйдәүче вузларның берсенең студентлары ничек укуын һәм яшәвен үз күзләре белән күрә алды. Бу уку йорты мәгълүмати технологияләр, программа тәэмин итүе эшләү һәм робототехника өлкәсендә белем бирүдә махсуслаша. Малайның бу эшкә гомерләрен багышлаган кешеләргә программалаштыру турында кызыксындырган сорауларын бирү мөмкинлеге барлыкка килде. Ул шулай ук робототехника лабораториясендә булып, роботлар һәм очучы дроннар ничек булдырылуын күрде, шундый робот белән үзе идарә итеп карады.

Аделгә Университетның суперзаманча дизайны, студентлар һәм укытучылар өчен тудырылган шартлар, шулай ук монда алып барылучы эшләнмәләр бик зур тәэсир ясады. Тест режимында Иннополис урамнары буйлап йөрүче йөртүчесез автомобильләр генә ни тора! Дөньяның төрле илләреннән инженерлар, программистларның тулы бер командасы пилотсыз автомобильләр булдыру өстендә эшли һәм, мөгаен, якын киләчәктә алар безнең шәһәр урамнарында күренерләр.

Малай үзе өчен шундый нәтиҗәгә килде: киләчәк мәгълүмати технологияләр артында. Программалаштыру – катлаулы, ләкин бик кирәкле фән һәм ул һәркемгә дә бирелми. Әмма Адел Кәримуллин нәкъ менә программист булырга теләвенә төгәл ышана.

-Минем Иннополис Университетында булу хыялым чынга ашты. Хәзер инде икенче хыялым туды – монда укырга телим, - диде ул экскурсиядән соң. Адел шулай ук хыялын чынга ашырырга мөмкинлек биргән бар кешегә рәхмәтен белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев