Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кирәкле эш, мөһим эш

Халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле эшенең төп критерие булып тора. Монда үзара салым программасы мөһим роль уйный.

Фотоны Нармонка авыл җирлеге бирде

Үзара салым – кирәкле эш, чөнки җыелган акчалар авылларны төзекләндерүгә китә бит. Мәсәлән, Нармонка авыл җирлегендә гражданнарның үзара салымы акчалары исәбенә җирлек бюджетына соңгы биш елда 2 423 500 сум акча кергән, 9 694 000 сум субсидия ясалган. Ә үзара салым акчаларының гомуми суммасы биш елга 12 117 500 сум тәшкил иткән.

Үзара салым акчалары җирлекнең торак пунктларын төзекләндерү буенча эшләр башкаруга тотылган. Мәсәлән, Нармонка, Астраханка һәм Татар Кабанында 250 п.м. су бүлә торган торбалар салганнар. Биш торак пунктны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү өчен Нармонкада скважина казыганнар. Карадули, Астраханка, Тетеево һәм Татар Кабанында зиратларны төзекләндерү буенча зур эш башкарганнар. Шуның өстенә юлларга ремонт ясаганнар: өч км юлга асфальт салганнар һәм 3,5 км юлга вак таш җәйгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X