Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү ничек барды

Сәясәтчеләр Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча фикер белдерүне эпохаль вакыйга дип атыйлар.

Әгәр төзәтмәләр кабул ителсә, якындагы унъеллыкта алар ил нигезләнәчәк база булачак.

Атабай: барыннан да элек иминлек

Рәмзия Гайфуллина фотосы.

Зур шәһәр яки кечкенә авыл булуга карамастан, тавыш бирү участокларында коронавирус таралуны булдырмау өчен барлык чаралар да күрелде. Тавыш бирү участогына килүчеләр күргән беренче нәрсә – дезинфекция чарасы, битлекләр, перчаткалар һәм тән температурасын контактсыз үлчәү өчен термометр булган өстәлләр. Барлык керүчеләрнең дә температурасы үлчәнде. Кирәк булганда битлекләр һәм перчаткалар таратылды, куллар дезинфекцияләнде. Аннары тавыш бирүдә катнашучылар, тамгаларга туры китереп, битлек һәм перчаткалардан булган комиссия әгъзалары янына килделәр. Элек сайлауларга бөтен гаилә белән киләләр, балалар урнага бюллетеньнәр төшерә, соңыннан барысы да буфетка кереп чыгалар иде. Хәзер исә, бергә килгән якын туганнар да, социаль дистанцияне үтәп, бер-берсеннән ерак тордылар. Мондый шартларда гражданнарга тавыш бирү һәм комиссия әгъзаларына эшләү гади түгел, әлбәттә. Әмма сәламәтлекне саклау -беренче урында.

Татар Сараланы: участок комиссиясе зур җаваплылык белән эшләде

Наилә Җиһаншина фотосы.

Татар Сараланында участок комиссиясе әгъзалары үз эшләренә җаваплы карадылар. Моның өстенә, алдан әзерләнгән шәхси саклану чараларыннан тыш, биредә бина даими рәвештә дезинфекцияләнде. Килгән авылдашларын елмаю белән каршы алдылар, гәрчә битлек артында бу күренмәсә дә.

-Сез күзләрегез белән елмаясыз, - дип билгеләп үтте килүчеләрнең берсе.

Диләрә Кәримова беренче тапкыр участокка әнисе кызы буларак түгел, ә үз фикерен белдерергә хокуклы Россия Федерациясе гражданины буларак килде. Бюллетеньнән тыш аңа кечкенә генә бүләк тапшырдылар.

Пәрәү: участок комиссиясе әгъзалары гадәти булмаганча иде

Комиссия рәисе Флүсә Бикмуллина алдан тавыш бирүдә Россия Конституциясенә төзәтмә кертү буенча 440 кеше үз фикерен белдерде, дип хәбәр итте. Биредә барлык куркынычсызлык чаралары да катгый үтәлде. Участок комиссиясе әгъзалары гадәти булмаганча киенгән иде: алар ак халатлардан, саклагыч экраннар һәм битлекләрдә, кулларында ак перчаткалар иде.

Хәзерге вакытта тавыш бирү нәтиҗәләре буенча тавышларны санау бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев