Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы
Лаеш районы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәсендә һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу мәсьәләләре каралды.
Докладлар белән Лаеш үзәк район хастаханәсенең баш табибы Елена Коробова, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илназ Зарипов һәм район мәдәният йорты директоры Елена Елисеева чыгыш ясадылар. Район башлыгы ярдәмчесе Марина Карпова муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре һәм чыгымнары турындагы белешмәгә мәгълүматларны дөрес кертү турында искә төшерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев