Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кояшлы Грециядән хат

Крит утравында яшәүче Валентина Ваганова (Малкина) Лаеш балалар йорты һәм аның директоры Алексей Ильинны җылылык һәм рәхмәт сүзләре белән искә ала. «Лаеш балалар йортын тәмамлаучыларның истәлекләре» проекты өстендә эшли башлаганда, без аларның географиясе ни дәрәҗәдә киң булуын күз алдына да китерә алмадык.

Лаеш балалар йортын тәмамлаучылар Владивостоктан алып Архангельскига кадәр безнең зур Ватаныбызның нинди генә шәһәрләрендә яшәми. Хәтта кояшлы Грециядә дә. Без Валентина Вагановага (Малкинага) хат яздык һәм ул үзенең балачак хатирәләре белән бик теләп уртаклашты.

Валентина Дмитриевна инде 25 ел Грециянең Крит утравында яши, әмма әлегә кадәр балалар йортына һәм тәрбиячеләренә рәхмәтле. Кечкенә Валяга күп сынаулар аша узарга туры килә. Дүрт яшьтә кыз тома ятим булып кала һәм 11 яшькә кадәр теләсә кайда һәм теләсә ничек тәрбияләнә. Чит бала кемгә кирәк? Валя күзгә күренеп юкка чыга бара. Шул вакытта мәктәптә укытучылар чаң суга. Ата-аналар комитеты белән бергә алар балалар йортына юллама табалар. Һәм бу вакыйга кыз тормышын бик кискен үзгәртә.

Валентина Дмитриевна хатыннан

- Шулай итеп, 1958 елның маенда мин Ильин Алексей Андреевич җитәкчелегендәге Лаеш балалар йортына эләктем. Мин шулкадәр авыру бала идем, балалар йорты шәфкать туташы Анна Георгиевна һәм завуч Мария Порфирьевна мине алырга риза түгел иде.

Алар мондый балаларны махсус пансионатларда дәваларга кирәк, диделәр. Нәтиҗәдә Алексей Андреевич үз сүзен әйтте һәм мине калдырдылар. Балалар йортында булган 6 ел дәвамында мине дәваладылар. Анна Георгиевна һәм балалар йорты кураторы Лаеш хастаханәсе табибы Галина Никифоровна мине даими күзәттеләр һәм Казанга тикшеренүгә йөрттеләр. Миңа көчәйтелгән туклану билгеләнгән иде һәм мин һәр көнне балык мае эчәргә тиеш идем. Миңа бу бер дә ошамады, һәм без балык маен бик яраткан дус кызым белән алмаша идек. Ул миңа атланмайның үз порциясен бирә, ә мин аңа - балык маен.

Тәрбиячеләргә, пешекчеләр - Костя абый һәм Нюра апага, тәрбияемә кхңелләренең бер өлешен керткән башка хезмәт күрсәтүче персоналга рәхмәтлемен. Ләкин мин директор Алексей Андреевичка аерым рәхмәтемне белдерәм. Ул тәрбияче генә түгел, ә Антон Семенович Макаренко ысулларын кулланган ПЕДАГОГ иде. Шуңа күрә безгә еш кына башка балалар йортларыннан авыр яшүсмерләрне җибәрделәр.

Алексей Андреевич һәрвакыт безнең белән булды һәм бөтен яктан үрнәк иде. Иртән без аның балалар йорты янындагы мәйданчыкта зарядка белән шөгыльләнүен күрдек. Ә янәшәдә су сибәр өчен чиләк тора иде. Зарядкадан соң ул мунчага бара, анда салкын су белән коена, шуннан соң өйгә кайтып киенә, аннары гына, иртәнге 6:30да, безне уята иде.

Ә ул ничек тимераякта шуа иде! Кышын спорт мәйданчыгында шугалак ясадылар.

Алексей Андреевич безгә ботинкалы тимераяклар сатып алды, ә ул вакытта бу могҗиза иде. Ул үзе дә еш кына 15-20 минутка шугалакка чыкты. Ә Алексей Андреевич нык ышаныч белән шуды, матур итеп түгәрәкләр ясады, чал чәчләре генә җилдә җилфердәде.

Ул һәрвакыт башына кимичә шуды.

Иске Пристаньда бакчаларыбыз бар иде. Анда үз ихтыяҗларыбыз өчен яшелчәләр үстердек, ә кайвакыт хәтта саттык та. Ә Алексей Андреевич һәрвакытта да балалар белән булды - утыртканда, чүп утаганда, җыеп алганда да. Кышка балалар белән утын әзерләгәндә дә ул безнең белән иде. Бер генә фильмны да болай гына карамадык - фильмның төп геройлары турында фикер алыштык. Ул безнең игътибарны бигрәк тә патриотизмга юнәлтте. Ә бәйрәм парадларына ничек әзерләндек! Трибуна алдыннан җырлар белән матур итеп узу өчен алдан ук әзерлек эшләре башладык. Шуңа күрә матур итеп йөргәнне карау өчен безне кешеләр һәрвакыт көтеп алды. Үземнең 58нче балалар йорты турында яхшы һәм җылы хатирәләрем күп минем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский детский дом 100-летие ТАССР