Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Күп балалы гаиләләрдәге балаларга комлыклар бүләк иттеләр

Балаларны халыкара яклау көне алдыннан Лаештагы күп балалы гаиләләр бүләккә комлыклар алдылар.

Социаль яклау бүлегенең гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү бүлекчәсе  һәм “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре күп балалы ике гаиләдә булдылар, аларның берсендә дүрт, ә икенчесендә мәктәпкәчә яшьтәге алты бала тәрбияләнә. Бәләкәчләргә матур уенчыклар бүләк иттеләр.

Хәйрияче – Лаешта яшәүче Александр Дорофеев балаларга үз куллары белән юкә такталардан ясаган матур комлыклар бирде. Ул оныгы Влад белән шунда ук аны урнаштырды һәм ком белән тутырды.

Балаларның күзләре ут булды. Бүләк ителгән яңа уенчыкларны тотып, бәләкәчләр куанышып комнан мәмиләр пешерергә тотындылар. Хәзер алар саф һавада күбрәк уйный алалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев