Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кызганычка каршы, сорар кеше юк инде

Бөек Ватан сугышында катнашучылар китә, ә безнең бурыч – алар турында истәлекләрне саклап калу.

“Бабай, мин сине хәтерлим!” проектына Сокурының “Ромашка” балалар бакчасы мөдире Анна Бохан кушыла 

Фото Анна Бохон архивыннан 

Исегезгә төшерәбез, газета редакциясе үз укучыларына туганнары - сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары турында. истәлекләр язарга тәкъдим итте.  Һәм районның күп кешеләре "Бабам, мин сине хәтерлим!” проектын хупладылар. Шул ук вакытта, хатирәләрне элегрәк язып алмауларына үкенәләр. Минем бабам Мансуров Илья Александрович, Лаеш районында туган. Тумышы белән ул хәзерге вакытта юкка чыккан Мансурово авылыннан. Фронтка Лаеш районы хәрби комиссариатыннан алына. 

Кызылармияле Илья Мансуров, кызганычка каршы, өенә әйләнеп кайтмый. Ул 1941 елның ноябрендә, каты сугышлар барганда һәм безнең гаскәрләр сугыша-сугыша  чигенгәндә, хәбәрсез югалган. Мин бабам белән ниләр булганын белмим. Аның язмышы нинди: һәлак булып, сугыш кырында калганмы? Әсирлеккә эләккәнме? Ә бәлки, кайдадыр туганнар каберлегендә җирләнгәндер? Нинди дә булса мәгълүмат 

белеп булса икән... Тик, кызганычка каршы, сорар кеше юк. Аның турында белә торган бөтен мәгълүматым 

шушы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев