Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш балалары Татарстанның мәктәп урманчылыкларының җиденче слетында катнашачак

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, Кукмара районының Лубян авылындагы Лубян урман-техник көллияте базасында 200гә якын катнашучы җыелачак.


Татарстанның мәктәп урманчылыкларының «Урманнар һәм инновацияләр» җиденче слеты 2024 елның 24-26 июлендә узачак. 31 команда катнашыр дип көтелә, шул исәптән Чувашия һәм Марий Элдан. 

Слетның беренче көнендә «Урман цифрлы викторинасы» интерактив интеллектуаль уены узачак. Анда укучылар үзләренең урман хуҗалыгын белүләрен, шулай ук эрудицияләрен, логикаларын һәм тапкырлыкларын күрсәтәчәкләр. Гаилә елына һәм фәнни-технологик үсеш елына багышланган музыкаль-күңел ачу программасы да планлаштырылган.

Икенче көнне ТР мәктәп урманчылыкларының «Урманнар һәм инновацияләр» слетын рәсми ачу тантанасы һәм «Яшь урманчылар» төп конкурсы узачак. Конкурсантларга абрис сызарга һәм тугыз юнәлеш буенча гамәли биремнәр башкарырга кирәк булачак. Алар арасында — «Ботаника һәм дендрология», «Таксация», «Урманнарны саклау һәм яклау», «Урман торгызу һәм урман үрчетү», «Геодезия», «Туфракны өйрәнү», «Янгын сүндерү», «Урман хуҗалыгында машиналар һәм механизмнар», «Беренче ярдәм күрсәтү».

Форумның соңгы көнендә мәктәп урманчылыклары слетына йомгак ясалачак һәм җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш балалары Татарстанның мәктәп урманчылыкларының җиденче слетында катнашачак