Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда ялгышмаска кирәклеген искә төшерделәр

Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге 2нче мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» нең Лаеш районындагы гомуми гигиена бүлеге табибы Ольга Довбыш очрашты.


Ольга Викторовна мәктәп укучыларына Роспотребнадзорның нинди хезмәт икәнен, аның алдына нинди бурычлар куелуы һәм профилактик медицинаның халык тормышында нинди роль уйнавы турында сөйләде.

Балалар Роспотребнадзор эшчәнлегенең кешенең бөтен тормыш юлында: бала тудыру йортында, балалар бакчасында, уку йортында, кибеттә, эш урынында, медицина учреждениесендә озата баруын белделәр.

Яшүсмерләр сәламәтлек саклауда хезмәтләре белән бу өлкәдә иминлеккә ирешкән күренекле шәхесләр турында белделәр. Бу, беренче чиратта, Николай Семашко — санитария мәгарифе бүлеген оештыручы, педагог, табиб, социаль гигиена өлкәсендә галим. Быел сентябрь аенда аның тууына 150 ел тулды.

Чыгарылыш сыйныф укучылары алдында катлаулы бурыч тора — һөнәр сайлау. Ольга Викторовна белән очрашуда алар аның игътибарга лаеклы һөнәренең барлык аспектлары белән кызыксындылар. Бәлки, егетләрнең берәрсе еллар узгач санитария хезмәте хезмәткәрләре сафларын тулыландырыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда ялгышмаска кирәклеген искә төшерделәр