Лаеш ягы музеенда «Идел-Кама тыюлыгы. Тарих фотографияләрдә » дип аталган күргәзмә ачылды.
15 ноябрьгә кадәр музейга килүчеләр уникаль күргәзмә белән таныша ала. Һәм бик күп яңалыклар белә ала.
Мәсәлән, ничә тыюлык зонасы һәм Саралан уникаль участогы кайда урнашкан. Дендрарийда нинди үсемлекләр үсә һәм Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган ерткыч кошның, ак койрыклы бөркетнең канатлары нинди булуын монда белергә була.
Боларның барысын да күргәзмә ачылышына килгән музей кунаклары күрде. Кызыклы вакыйгалар белән «Яшел планета» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Наталья Вәлиева уртаклашты. Килүчеләр Мансуров авылы тарихы турында сирәк һәм кызыклы китап сатып ала алдылар, аны чарада Владимир Шабернев тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев