Лаеш районы укучылары киләчәкне сайлый
Ташкирмән мәктәбе укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү сәгатьләре үткәрелде
Мәктәп һәм югары уку йортлары арасындагы челтәрле хезмәттәшлек кысаларында агрокласс укучылары белән Казан дәүләт ветеринария медицинасы Академиясе укытучылары дәресләр үткәрә.
7-9 сыйныф укучылары белән Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) укытучысы Мария Пыжьянова аралашты.
Ул балаларны «Банк эше», «Икътисад һәм бухгалтерлык хисабы» факультетлары белән таныштырды һәм студентларның яшәү рәвеше һәм ялы турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев