Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районында фашизм корбаннарын искә алдылар

Советлар Союзы Герое А. П. Малышев исемендәге Столбище мәктәбендә икенче бөтендөнья сугышы вакытында нацистлар Германиясе һәм аның союздашлары гамәлләренең корбаны булганнарның барысын да искә алдылар.



Столбище авылында хәтер акциясен мәктәп директорының тәрбия буенча киңәшчеләре Светлана Бакина һәм Энҗе Ганиева үткәрде. Алар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Шулай ук балалар сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар һәм нацизмга каршы сугышта һәлак булган хезмәт һәм тыл ветераннары, гетто һәм концлагерьларда ачлыктан һәм фашистларның мыскыллауларыннан үлүчеләр истәлегенә шәмнәр кабыздылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында фашизм корбаннарын искә алдылар