Лаеш районыннан җиденче сыйныф укучысын ТР Дәүләт Советында бүләкләделәр
Татарстан Дәүләт Советында «Парламент дәресе — 2024«кысаларында узган республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Парламент дәресе Дәүләт Советы, республика мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты. Ул укучыларның сәяси-хокукый мәдәниятен һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә. Быел ул тугыз номинациядә узды.
Рәсемнәр, иншалар, эсселар, видеороликлар һәм мәктәп проектлары конкурсларының Республика этабында 1 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр 312 укучы катнашты. 60тан артык педагог дәресләрнең һәм дәрестән тыш чараларның методик эшләнмәләрен конкурска тәкъдим итте. Күп санлы катнашучылар мәктәп һәм муниципаль этапларда заявка биргәннәр.
Республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән җиңүчеләрне һәм призерларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. «Яшьләр һәм сайлаулар» конкурсында җиңүчеләрне республиканың Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады. Тантананың мактаулы кунагы Россия Герое Рәсим Баксиков булды.
Бүләкләнүчеләр арасында Кече Елга мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Зөлфия Хисамова да бар иде. Үзенең тырышлыгы, шулай ук фәнни җитәкчесе Әлфия Марсовна ярдәме белән ул беренче урынны яулый алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев